Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һәм Татарстан митрополиты вазифасына Екатеринбур митрополиты Кирилл куелды


Митрополит Кирилл
Митрополит Кирилл

Карарны Урыс православ чиркәвенең Изге Синоды утырышы кабул итте.

Казан һәм Татарстан митрополиясен моңа кадәр Екатеринбур митрополиты вазифасында булган Кирилл җитәкләячәк. Бу турыда карарны Урыс православ чиркәве җитәкчелеге кабул иткән.

Казан һәм Татарстанның элеккеге митрополиты Феофан 20 ноябрьдә коронавирус авыруыннан вафат булды. Ул 73 яшендә иде, бу вазифасын 2015 елдан бирле башкарды.

Вафатыннан соң аның урынын вакытлыча Йошкар-Ола һәм Мари Иле митрополиты Иоанн биләп торды.

XS
SM
MD
LG