Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эльвира Нәбиуллина Forbes-ның дөньядагы иң тәэсирле 100 хатын-кыз исемлегенә кергән


Эльвира Нәбиуллина
Эльвира Нәбиуллина

Ул бу исемлектә бердәнбер русияле.

Forbes журналы унҗиденче тапкыр дөньяның иң тәэсирле 100 хатын-кызы исемлеген төзегән. Исемлек ел саен тәкъдим ителә.

Өченче ел рәттән исемлеккә Русиядән бары бер генә хатын-кыз кергән – Русия үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина. Ул рейтингта 57нче урын били (2019 елда ул 53нче, 2018 елда 49нчы урында булган). 2017 елда рейтингка шулай ук RT баш мөхәррире Маргарита Симоньян да кергән, соңгы өч елда ул исемлектә юк.

Исемлекнең беренче урынында инде 10 ел рәттән Германия канцлеры Ангела Меркель бара. Икенче урынны, 2019 елдагы кебек, Европа үзәк банкы җитәкчесе Кристин Лагард били.

Өченче урынны исә Forbes быел АКШның вице-президенты булып сайланган Камала Һарриска биргән. Ул АКШ президент сайлавында җиңгән Джо Байден вице-президенты булачак һәм вазифасына 2021 елның 20 гыйнварында керешәчәк дип көтелә. Һаррис АКШ тарихында беренче хатын-кыз вице-президент булачак.

Исемлеккә барлыгы 17 яңа хатын-кыз кергән. Forbes билгеләвенчә, бу – пандемия тәэсирендә үзгәрә торган җәмгыятьнең барлык өлкәләрендәге җитәкчелектә хатын-кызлар булуы билгесе.

Моннан тыш исемлеккә Европа комиссиясе башлыгы Урсула фон дер Ляйн (4нче урын), Билл Гейтс хатыны Мелинда Гейтс (5нче урын), YouTube башлыгы Сьюзен Войжитски (13нче урын), патшабикә Елизавета II (46нчы урын), җырчы Рианна (69нчы урын) кергән.

XS
SM
MD
LG