Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Азәрбайҗаннан алма һәм томатлар кертүне тыйды


Азәрбайҗан алмаларында һәм томатларында корткычлар табылды дип белдергән Россельхознадзор.

Русиягә Әзәрбайҗаннан алма һәм томат кертү вакытлыча туктатыла. Бу турыда Русия авыл хуҗалыгы күзәтүе хезмәте (Россельхознадзор) хәбәр итә. Чикләү Азәрбайҗан яшелчә-җимешләрендә корткычлар табылуы белән аңлатыла.

Бу ризыкларда Евразия икътисади берлегенә (ЕАЭС) кергән илләр өчен карантин сәбәбе булырлык объектлар табылуы хакында Азәрбайҗан күп тапкырлар кисәтелде дип белдерә Россельхознадзор.

"2020 елның 22 октябреннән бүгенге көнгә кадәр генә дә 17 очрак теркәлде. Җимеш һәм яшелчәләрдә Көньяк Америка томат көясе (Tuta absoluta (Povolny), көнчыгыш җимеш күбәләге (Grapholita molesta (Busck) табылды" дип ачыклык кертелә хәбәрдә.

Чикләү Русия җирлегендә корткычлар таралуны булдырмас өчен кертелә диелә.

Русиягә чит илдән китерелүче җиләк-җимеш һәм яшелчәләр күләмендә Әзәрбайҗан өлеше зур. Яңа өлгергән һәм суытылган томатлар кертүдә ул беренче урында торган.

2015 елның ноябрендә Төркия чиген бозган өчен Русиянең СУ-24 очкычы бәреп төшерелгәч Русия 2016 елның 1 гыйнварыннан Төркиягә карата азык-төлек эмбаргосы игълан иткән иде. Төркиядән томатлар кертү тыелды. Ул вакытта Русия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев моны илдәге тауар җитештерүчеләргә ярдәм дип аңлатты.

XS
SM
MD
LG