Accessibility links

Кайнар хәбәр

Куәт хезмәткәрләре һәм хөкемдарлар милеген сер итеп саклау турында канун өлгесе думага кертелде


Хокук яклау өлкәсе вәкилләре, хәрбиләрнең шәхси тормышлары турында мәгълүмат таралу бу хезмәткәрләрнең вазифасын үтәвенә комачаулый диелә.

Русия думасының өч депутаты хокук саклау өлкәсе хезмәткәрләре турында мәгълүматны яшерергә мөмкинлек бирүче канун өлгесен әзерләгән. Документ дума сайтында дөнья күргән.

Канун өлгесенә ярашлы, Росгвардия, җәзаларны үтәү хезмәте (ФСИН), ФСБ, тышкы күзләү хезмәте, салым хезмәте, Хисап пулаты хезмәткәрләре, Росфинмониторинг, президент идарәсенең контроль органнары хезмәткәрләренең милеге турында мәгълүмат яшерелә. Документ авторлары бу органнар хезмәткәрләре һәм хәрбиләрнең шәхси тормышы турында мәгълүмат таралу "аларның үз вәкаләтләрен тормышка ашыруына начар тәэсир итә" дип саный.

Хәзерге кагыйдәләр нигезендә бу төр хезмәткәрләрнең шәхси мәгълүматы аларга куркыныч янаган очракта яшерелә ала. Яңа канун кабул ителсә, моны оешма җитәкчесе карары белән дә эшләп булачак, аерым очракларда "башка затлар"га карата да бу тыю кулланыла ала диелә.

Медиа сораштырган экспертлар бу канун өлгесе чынлыкта коррупциягә каршы бәйсез тикшеренүләргә каршы юнәлтелгән дип белдерә. Мондый тикшеренүләрне медиа һәм сәүдә белән бәйле булмаган оешмалар уздырып тора. Экспертларның берсе билгеләп узганча, мондый тыю кертелсә, әлеге тикшеренүләр нигезендә рәсми рәвештә коррупциягә каршы эшләр ачмаска да була, чөнки андый эшләр канунсыз юл белән табылган мәгълүмат нигезендә ачыла алмый.

9 декабрь Русия думасы шулай ук элеккеге президентлар һәм аларның гаиләләренә гомерлек гарантияләр бирүче канунны да өченче укылышта хуплады. Бу канун элеккеге президентларга гомерлек кагылгысызлык бирә, моннан тыш, экс-президент гомере буе сенатор урынын да били алачак.

Яңа канунга ярашлы, элеккеге президент бу вазифасын башкарган чорда гына түгел, аннан алда яки аннан соң кылган җинаятьләре өчен дә җавапка тартылмаячак. Авыр дәрәҗәдәге җинаять кылса гына җавапка тартылырга мөмкин, әмма яңа канун кертелгәч, экс-президентны мәхкәмә каршына бастыру импичмент процедурасы кебек үк катлаулы булачак.

XS
SM
MD
LG