Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымдагы мәхкәмә ATR кырымтатар каналы җитәкчесе Ленур Ислямовны 19 ел колониягә хөкем итте


Ленур Ислямов
Ленур Ислямов

ATR телеканалы җитәкчесе Ленур Ислямов читтән торып хөкем ителде.

Русия аннексияләгән Кырымның Югары мәхкәмәсе ATR Беренче кырымтатар телеканалы җитәкчесе, Кырымтатар дөнья конгрессы вице-президенты, Кырымның элекке вице-премьеры Ленур Ислямовка 19 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

Ислямовка хөкем читтән торып чыгарылды, ул хәзерге вакытта Киевта яши.

Мәхкәмә Ленур Ислямовны диверсия, канунсыз кораллы төркем оештыруда, Русия бөтенлеген җимерүгә чакыруда гаепле дип тапкан.

"Ленур Ислямовка 19 елга ирегеннән мәхрүм итү, медиаларда чыгыш ясау белән бәйле булган эшчәнлек алып бару хокукыннан мәхрүм итү җәзасы билгеләргә. Ислямовның җәза үтәү урыны дип кырыс тәртипле колонияне билгеләргә" дип белдергән хөкемдар.

3 декабрь Русия аннексияләгән Кырымның прокуратурасы Ленур Ислямовка 19 ел төрмә җәзасы сораган иде.

Ленур Ислямов Херсон өлкәсе Чонгар бистәсендә ким дигәндә 150 кешелек кораллы төркем төзегән һәм аны җитәкләгән дип белдергән иде тикшерү комитеты. Бу төркем Кырымны Русиядән аерып чыгару өчен төзелгән диелде. Моннан тыш, Ленур Ислямов 2015 елның ноябрендә төркемнең сугышчылары белән берлектә Херсон өлкәсе Чаплынка бистәсе янында электр линиясен шартлатып, ярымутрауны утсыз калдырган диелде.
Ленур Ислямовка каршы җинаять эшен ФСБ 2015 елның октябрендә ачты. Ислямов федераль эзләүгә бирелде.

2015 ел декабрендә мәхкәмә Ислямовның Кырымдагы милеген кулга алды.
Ислямов үзенә каршы җинаять эшен сәяси сәбәпләр белән һәм Кырымның аннексиясенә каршы чыккан өчен ачылган дип белдерә.

Русия Кырымны аннексияләгәч, Ленур Кырымтатар халкы мәҗлесе квотасы аша Кырым хөкүмәтенә сайланган иде. 2016 елда Русия мәҗлесне экстремист дип игълан итте һәм тыйды. 2014 елда Ислямов Украинага күченде.

XS
SM
MD
LG