Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәяси тоткын Азат Мифтахов төрмәдә яңа фәнни мәкаләсен бастырган


Азат Мифтахов мәккәмә утырышында
Азат Мифтахов мәккәмә утырышында

Математик һәм сәяси тоткын Азат Мифтахов arXiv.org сайтында үзенең яңа мәкаләсен бастырды. Ул инглиз телендә язылган һәм Modulus of continuity for a martingale sequence ("Мартингейл эзлеклелеге өчен өзлексезлек модуле") дип атала.

Азатның адвокаты Светлана Сидоркина Азатлыкка "Бу мәкаләнең фәнни кыйммәте турында мин берни әйтә алмыйм, мин математик түгел. Ләкин шуны кабатлап әйтә киләм: Азат иректән мәхрүм ителгән шартларда да фән белән шөгыльләнүен дәвам итә, фәнни хезмәтләр яза. Иреккә чыгарылган очракта, ул фәнгә күбрәк файда китерә алыр иде", диде.

Сидоркина әйтүенчә, алар Мифтахов белән СИЗОда фәнни эш белән шөгыльләнү темасына еш сөйләшәләр: "Мин аннан берничә тапкыр "математика белән шөгыльләнү өчен шартлар бармы?" дип сорадым. Әлбәттә, бу шартларда фәнни мөмкинлекләрне тулысынча тормышка ашыру мөмкин түгел, ди Азат. Формулалар белән тулган илле битлек хезмәт язар өчен кимендә игътибарны туплый алу кирәк, ул бит камерада берүзе түгел, җитмәсә, соңгы арада ютәлли, авырып тора"Азат Мифтахов

Азатның әнисе Гөлнур Хөсәенова да улының сәламәтлеге өчен борчыла: "Соңгы тапкыр сөйләшкәндә сүз аралаш ютәлләде, йөрәгем ярылырдай булды. Адвокатка шалтыраттым, терапевтка язылырга дип килештек", ди Гөлнур ханым. Ә Азатның яңа фәнни хезмәте Түбән Камадагы гаиләсе өчен яңалык булып чыкты: "Әле менә сез шалтыраткач сездән ишеттек, тагын яңа хезмәтен бастырган безнең Азат дип сөенештек", ди Азатның әнисе.

Азатның электрон почта аша үз хезмәтләрен фәнни ресурсларга җибәрү мөмкинлеге бар, СИЗО җитәкчелеге моңа рөхсәт бирә, дип аңлатты Сидоркина. Бу Азатның СИЗОда язган беренче фәнни эше түгел. Моннан бер ел элек шушы ук сервиста Мифтахов математик Сергей Березин белән берлектә "On barycenters of probability measures" ("Ихтималлык үлчәмнәренең бари үзәкләре") мәкаләсен бастырган иде.

arXiv.org — математика, физика һәм табигый фәннәрдән фәнни мәкаләләрнең препринтлары саклана торган танылган сервер. 1991 елдан башлап бу ресурсны дөнья физиклары, күпчелеге математиклар куллана. Препринтлар архивының идарәчесе — АКШның Корнелл университеты.

Азат Мифтахов — математик, МДУ аспиранты. 2019 елның февраль башыннан сак астында. Тикшерү версиясенә караганда, Азат ике ел элек "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватучылар арасында булган. Гаепләү тәрәзә ватылып бер ел узгач, Мифтаховны "тәэсирле кашлары"ннан таныган яшерен шаһит күрсәтмәләре нигезендә төзелә. Ноябрьдә мәхкәмә утырышы Азат Мифтаховны сак астында калдыру вакытын 4 мартка кадәр озайтты. Ул вакытка Азатның СИЗОда утыруына ике елдан артык булачак.

XS
SM
MD
LG