Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Левада": Путинның яшьләрдә абруе бер елда ике тапкырга диярлек төшкән


Владимир Путин
Владимир Путин

Президент сайлау бу ялларда узса, русияләрнең 39 проценты Путинга тавыш бирергә әзерлеген белдергән.

Русия президенты Владимир Путинның рейтингы коронавирус карантины кертелүгә кадәр булган дәрәҗәдә кала. Әгәр президент сайлау киләсе ялларда узса, русияләрнең 39 проценты Путинга таыш бирергә әзерлеген белдергән. Бу "Левада" үзәге уздырган сораштырудан күренә дип яза "Ачык медиа".

2019 елның декабрендә Путинга тавыш бирергә әзер кешеләр саны 38 процент булган.

Сораштырудан күренгәнчә, Путинның яшьләрдә абруе төшә. Бер ел эчендә Путинга тавыш бирергә әзер яшьләр (18-24 яшьтә) саны 36 проценттан 20 процентка төшкән. 40-54 яшьлекләр арасында Путинга тавыш бирергә теләүчеләр, киресенчә, күбәйгән (31 проценттан 39 процентка кадәр). 25-39 һәм 55тән өлкәннәр төркемнәрендә Путин рейтингы үзгәрешсез калган (30 һәм 51 процент).

Яшьләрнең Путинга мөнәсәбәте начараю соңгы ике елда күзәтелә, ләкин узган берничә айда бу аеруча ачык күренде дип аңлаткан Левада үзәге мөдире урынбасары Денис Волков. Аның сүзләренчә, социологлар җәй дәвамында президентның рейтингы төшүен күзәткән, шул ук вакытта гомумән илдәге вазгыятькә бәя дә начарайган. Көзен күрсәткечләр карантинга кадәрге дәрәҗәгә кире кайткан.

Озак еллар дәвамында Путинның яшьләрдә рейтингы башка төркемнәргә караганда югарырак булып килде, тик соңгы вакытта ул кискен төште дип искәртә сәясәт галиме Аббас Галләмов. Эксперт моны президент образы үзгәрүе белән аңлата. Баштарак ул булган системның таянычы буларак түгел, ә көрәшче, бунтарь буларак, илдәге "олигархлык" тәртибенә, ә аннары Америка тирәсендә әйләнүче дөнья системына каршы чыгучы буларак кабул ителде, ләкин тора-бара бу фикер үзгәрде ди эксперт.

XS
SM
MD
LG