Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Бәрәскәдә татарның беренче таш мәчете төзекләндерелеп ачылды


Түбән Бәрәскә мәчете
Түбән Бәрәскә мәчете

Татарстанның Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында 1769 елда Ибраһим Борнаев төзеткән таш мәчет Мәрҗәни мәчетеннән бер ел алдан төзелгән.

Татарстанның Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында өч гасыр элек төзелгән мәчет, төзекләндерү эшләре башкарылганнан соң, яңадан ишекләрен ачты. Бу иман йорты Казан ханлыгы җимерелгәннән соң төзелгән беренче татар таш мәчете булып тора. Ул 1769 елда, Казандагы Әл-Мәрҗани мәчетеннән бер ел алдан төзелгән. Бинаны үзенең туган авылында атаклы татар сәүдәгәре, меценат Ибраһим Борнаев төзеткән.

Ике ел элек мәчетне төзекләндерү эшләре башланды. Татарстан хөкүмәте моңа 52 миллион сум акча бүлде диелде.

Түбән Бәрәскәнең иске таш мәчетен ачу тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, президент аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан дәүләт шурасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашкан.

Миңнеханов мәчет сурәтен "Түбән Бәрәскәнең 1769 елгы мәчете яңадан ачылды. Җомгалар мөбарәк булсын!" дигән сүзләр белән үзенең инстаграм битендә урнаштырды.

2018 елның җәендә Азатлык хәбәрчесе Түбән Бәрәскәгә барып, мәчетнең язмышы турында авыл кешеләре белән сөйләшкән иде. Авыл акскаллары, тарихчылар "татарның беренче таш мәчете булган бу иман йортын торгызу – изге бурычыбыз" диде.

XS
SM
MD
LG