Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда керемнәрнең 70 процентын Мәскәүгә җибәрүне туктатырга таләп итәләр


Активистлар Татарстан депутатларыннан федераль хөкүмәт белән бюджет мөнәсәбәтләрен киредән карап чыгуны башлауларын таләп итә.

Татарстан республикасы үзенең керемнәренең 70 процентын федераль үзәккә биреп барырга тиеш түгел, Мәскәү белән бу турыда сөйләшү башланырга тиеш дип белдерә Татарстанның "Демократик альтернатива" сәяси активы вәкилләре. Алар Татарстан дәүләт шурасы депутатларына атап шундый таләп куелган резолюция әзерләгән. Аның күчермәсе Азатлыкта бар.

Резолюциядә әйтелгәнчә, республика җитәкчелеге Мәскәү алдына бюджет бүлешү сорауларын куярга батырчылык итми, ә җитмәгән акчаларны "ихтыяри һәм ихтыяри булмаган" акча җыюлар ярдәмендә капларга тырыша. Бу республика салым түләүчеләрендә нигезле үртәлү тудыра дип яза авторлар.

Резолюциядә берничә таләп китерелә. Аерым алганда, Татарстан дәүләт шурасы төрле акча җыюлардан баш тартырга, Татарстанда эшләүче ширкәтләрнең офисларын, алар салымын республикада түләсен өчен, республикада теркәргә, моның өстенә, Русия хөкүмәте белән бюджет ара мөнәсәбәтләрне үзгәртү турында киңәшләшү башларга да чакыралар.

"Нефть бәяләре төшү һәм пандемия республика бюджетында акча кимүгә китерде, бу төбәкләр һәм үзәк арасында бюджет мөнәсәбәтләренең гаделсез булуын кабат ачып салды. Мондый мөнәсәбәтләр урыннардан күбрәк акча тартып алуга гына китереп калмыйча, бөтен төбәкләрнең үсешен дә тоткарлый (Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Петербурдан кала)" дип яза активистлар.

Татарстан Русиянең федераль бюджетка иң күп түләүче биш төбәгенең берсе булып тора, ул кеременең 70 проценттан артыгын федераль үзәккә җибәрә дип искәртелә документта.

Татарстан белән Мәскәү арасында бюджет ара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе республикада еш күтәрелде. 2018 ел нәтиҗәләренә караганда Татарстан федераль үзәккә 800 млрд сум җибәргән, бу республикада җыелган салымнарның 75 процентын тәшкил итә. Бу салым кануннарында үзгәрешләр һәм нефть, нефть продуктларына бәяләр арту сәбәпле булды. Татарстан җитәкчелеге бу проблем турында әйтеп килә, республика бюджетында бөтен керемнәрнең 50 процентын булса да калдырырга тәкъдим ителә. Ләкин проблем һаман да хәл ителмәгән килеш кала.

Узган ел ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстанда җыелган 1 трлн сумның 70 проценты федераль үзәккә китте" дигән иде. 2019 елда федераль үзәкнең Татарстанга салым басымын арттыруы республиканың Дәүләт шурасы утырышында да күтәрелде. 2018 ел ахырында Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстандагы керемнәрнең 75 проценты федераль үзәккә китә дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG