Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановка исламның 1100 еллыгын бәйрәм итү турында тәкъдимнәр әзерләүне йөкләде


Болгар. Архив фотосы.
Болгар. Архив фотосы.

Тәкъдимнәр 2021 елның 1 февраленә кадәр бирелергә тиеш.

Русия президенты Владимир Путин ил хөкүмәтенә һәм Татарстан министрлар кабинетына Идел буе Болгар дәүләтенең исламны кабул итүенә 1100 ел тулуын бәйрәм итү турында тәкъдимнәрен әзерләргә кушты. Тәкъдимнәр 2021 елның 1 февраленә кадәр бирелергә тиеш. Бу турыда күрсәтмә Кремль сайтында дөнья күрде.

Юбилей чараларын оештыруда "кызыксынган дини оешмалар" да катнаша ала диелә текстта.

Йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп Русия премьер-министры Михаил Мишустин һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләнгән.

Болгарда ислам кабул ителүнең 1100 еллыгын 2022 елда Русия күләмендә билгеләүне Путинның дини берләшмә җитәкчеләре белән очрашуы вакытында Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин тәкъдим иткән иде. Путин бу тәкъдимне хуплады.

"Лаеклы дәрәҗәдә әзерләнербез, вакыт әле бар, нәрсә һәм нинди вакыт эчендә эшләргә кирәклеген сезнең белән фикерләшербез, нинди чаралар уздырырга кирәк, без моны үзебез эшли белгәнчә яхшы итеп, дәүләт дәрәҗәсендә эшләрбез" диде Путин.

Тарихи чыганакларга күрә, Идел буе Болгар дәүләте исламны 922 елда илнең рәсми дине буларак кабул итә. Бу дата Болгарга Багдад хәлифеннән илчеләр килү вакыйгасыннан алып санала. Шул ук вакытта галимнәр бу җирләрдә ислам илчеләр килгәнче үк таралган булуын әйтә.

XS
SM
MD
LG