Accessibility links

АКШта COVID-19га каршы җитештерелгән беренче вакцина куллануны расладылар


Вакцина.
Вакцина.

Агымдагы ел ахырына 2,9 миллион кешегә вакцина ясау планлаштырыла.

АКШның азык-төлек һәм медикаментлар сыйфатларын санитар күзәтү идарәсе АКШтагы Pfizer һәм Германиядәге BioNTech ширкәтләре бергә эшләгән яңа төр коронавируска каршы вакцинаны кичекмәстән массакүләм кулланырга рөхсәт бирде. АКШ президенты Дональд Трамп вакцинация 24 сәгать эчендә башланачак диде.

Агымдагы ел ахырына 2,9 миллион кешегә прививка ясарга планлаштырыла. Вакцина 95 процент нәтиҗәлелек күрсәтте. Вакцина ясауда кемгә өстенлек бирелүен һәрбер штат үзе хәл итә, ләкин табиблар һәм картлар йортларында яшәүче өлкәннәргә вакцина беренчеләрдән ясалыр дип көтелә, дип хәбәр итә Америка авазы.

АКШ Сәламәтлек саклау министрлыгы ил күләмендә вакцинация киләсе атна башында башланачагын әйтте. Коронавирус пандемиясе илгә зур зыян китерде, яңа төр вирус белән 15,9 миллион кеше авырды, үлүчеләр саны шимбә иртәсенә 296 мең кешегә җитте. Бу Вьетнам сугышы, Беренче дөнья сугышы яки Икенче дөнья сугышы вакытында Тын океан фронтында үлүчеләр саныннан да күбрәк.

Русиядә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда да коронавируска каршы вакцина ясау башланды.

Хәзерге вакытта Русиядә яңа төр коронавирустан өч вакцина рәсми теркәлгән. Икесе (ике төрле формада) Гамалеи үзәгендә, берсе "Вектор" үзәгендә эшләп чыгарылды. 2 декабрьдә Русия президенты Владимир Путин вице-премьер Татьяна Голиковадан русияләрне "Спутник V" препараты белән вакциналый башлауны сорады. Голикованаң "әзерлек турында әйтергә" тәкъдименә ул "әйдәгез сез әйтмәгез, ә башлагыз" диде.

The Bell язганча, вакцинаны киңкүләм җитештерүне әлегә кадәр көйли алмаганнар. Басманың чыганаклары ел ахырына кадәр 500 мең доза вакцинаны җитештереп булмаячак дигән. Препаратны эшләп чыгаручы ширкәт вәкиле "кышын куллануга кертеләчәк вакциналар күләме бик аз, тиешле кадәр халыкны вакциналауга җитмәячәк" дип белдергән.

Хәзер вакцина дүрт фармация ширкәтендә җитештерүгә куелган, ләкин аларның берсе дә препаратны күпләп чыгара башлый алмый, чөнки күләмен арттырганда вакцинаның сыйфаты тотрыклы булуына ирешү кыен дип аңлаткан белгечләр.

Элегрәк Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко халыкны күпләп вакциналау октябрьдә башлана дип вәгъдә иткән иде, әмма хөкүмәттәге аноним чыганаклар 2021 ел башы турында сөйләү чынбарлыкка ныграк туры килә дигән. Узган атнада Мурашко гыйнвар-февраль дип сөйләде, ләкин Дмитрий Песков вакцинация Яңа елга кадәр үк башланачак дип вәгъдә итте.

Русиядә COVID-19 вакциналары ике баскыч сынау узганнан соң ук теркәлде, өченче этабы теркәлүдән соң бара.

XS
SM
MD
LG