Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: җитештерү һәм кануннар проблемнары сәбәпле Русиядә киңкүләм вакцинация кичектерелә


COVID-19 вакцинасын җитештерү вакытында башлана алмаячак. Путин халыкны киңкүләм вакциналауны киләсе атнада башларга кушкан иде.

Русиянең COVID-19 вакцинасы җитештерүе президент Владимир Путин игълан иткән вакытта башлана алмаячак, чөнки моның өчен кануни нигез әзер түгел, җитештерү куәте дә җитәрлек түгел дип ачыклаган медиалар.

"Фармацевтический вестник" язганча, коронавирустан вакцина декабрьдән "яшәү өчен әһәмияткә ия булган" препаратлар исемлегенә керә, ләкин әлегә кадәр вакцинаның бәясе куелмаган. Бәясе куелмаган дарулар, халык өчен түләүсез булса да, киңкүләм кулланылышка чыгарыла алмый диелә.

Хәзерге вакытта Русиядә яңа төр коронавирустан өч вакцина рәсми теркәлгән. Икесе (ике төрле формада) Гамалеи үзәгендә, берсе "Вектор" үзәгендә эшләп чыгарылды. 2 декабрьдә Путин вице-премьер Татьяна Голиковадан русияләрне "Спутник V" препараты белән вакциналый башлауны сорады. Голикованаң "әзерлек турында әйтергә" тәкъдименә ул "әйдәгез сез әйтмәгез, ә башлагыз" диде.
The Bell язганча, вакцинаны киңкүләм җитештерүне әлегә кадәр көйли алмаганнар. Басманың чыганаклары ел ахырына кадәр 500 мең доза вакцинаны җитештереп булмаячак дигән. Препаратны эшләп чыгаручы ширкәт вәкиле "кышын куллануга кертеләчәк вакциналар күләме бик аз, тиешле кадәр халыкны вакциналауга җитмәячәк" дип белдергән.

Хәзер вакцина дүрт фармация ширкәтендә җитештерүгә куелган, ләкин аларның берсе дә препаратны күпләп чыгара башлый алмый, чөнки күләмен арттырганда вакцинаның сыйфаты тотрыклы булуына ирешү кыен дип аңлаткан белгечләр.

Элегрәк Русия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко халыкны күпләп вакциналау октябрьдә башлана дип вәгъдә иткән иде, әмма хөкүмәттәге аноним чыганаклар 2021 ел башы турында сөйләү чынбарлыкка ныграк туры килә дигән. Узган атнада Мурашко гыйнвар-февраль дип сөйләде, ләкин Дмитрий Песков вакцинация Яңа елга кадәр үк башланачак дип вәгъдә итте.

Русиядә COVID-19 вакциналары ике баскыч сынау узганнан соң ук теркәлде, өченче этабы теркәлүдән соң бара. Мондый максаттан 117 мең русияле вакциналанган диелә. Ноябрь башында препаратны төбәкләргә дә җибәрә башладылар. Ләкин әлегә ул бик кечкенә күләмдә бирелә. РБК мәгълүматынча, Татарстан, Башкортстанга, Пермь краена 84әр доза җибәрелгән (42 кешегә җитә). Петербурга 400 доза, ел ахырына кадәр биш меңгә якын доза кайтырга тиеш диелә.

АКШтагы Pfizer һәм Германиядәге BioNTech ширкәтләре бергә эшләгән вакцина, Американың Moderna ширкәте вакцинасы да югары нәтиҗәлелек күрсәтте. Pfizer вакцинасы Британиядә теркәлү узды, шулай итеп, Британия дөньяда беренче булып коронавирустан киңкүләм вакцинация ясый башларга мөмкин.

2 декабрьдә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Миләүшә Җамалиева 26 ноябрьдә республикага 650 ихтыярига ясатырлык вакцина килде дип сөйләде.

XS
SM
MD
LG