Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирустан Америка вакцинасы 94 процент нәтиҗәлелек күрсәткән


Сынауларның өченче өлешендә 30 меңнән артык кеше катнашкан.

Америкадагы Moderna ширкәте әзерли торган коронавирус вакцинасы сынауларның өченче өлешен узганнан соң 94,5 процент нәтиҗәлелек күрсәткән. Бу турыда ширкәтнең матбугат өчен хәбәрендә әйтелә. Вакцина ясалган кешеләрнең бишесе генә COVID-19 йоктырган, алар барысы да авыруны җиңел кичергән.

Сынауларның өченче өлешендә 30 меңнән артык кеше катнашкан. Икенче этапта вирусны 95 кеше йоктырган, шуларның туксаны плацебо алган дип белдергән ширкәт вәкилләре. Moderna вакцинага дәүләт теркәве уздырырга җыена, бу ел ахырына кадәр эшләнергә мөмкин диелә.

Аңа кадәр АКШтагы Pfizer һәм Германиядәге BioNTech ширкәтләре дә үзләре эшләп чыгарган препаратның уңышлы сыналуын хәбәр иткән иде. Аларның вакцинасы якынча 90 процент нәтиҗәлелек күрсәтте.

Бу ширкәтләр эшләгән вакцина РНК-механизм алымына нигезләнә. Әлегә мондый төр вакциналар медицинада кулланылмый. РНК-вакцина каты туңдырылган хәлдә сакланырга тиеш була. Pfizer һәм BioNTech вакциналары 70 градус салкында саклауны таләп итә. Шундый шартларда мондый төр вакциналарны бай илләр генә куллана ала дип санала. Ләкин Moderna ширкәте үзе чыгарган вакцина 20 градус салкында да саклана ала дип белдерә.

11 ноябрдә Русиядә эшләнеп килүче “Спутник V” вакцинасы да сынауларның өченче фазасын узды. Русия галимнәре бу вакцина 92 процент нәтиҗәле дип белдерә. Әлеге вакцинаны кертү ике фазадан тора, ләкин галимнәр аның нәтиҗәлелеген беренче фазадан соң ук игълан итте. Бу аерманы алар берничек тә аңлатмады.

11 августта Русия президенты Владимир Путин “коронавирустан дөньяда беренче вакцина” эшләнүен игълан иткән иде. Ул кызының да вакцина ясатуын әйтте.

XS
SM
MD
LG