Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда Башкорт теле көне чаралары башланды


"Башкорт теле: яңа караш" веб-әсбабы
"Башкорт теле: яңа караш" веб-әсбабы

Башкорт теле көне рәсми рәвештә 14 декабрьдә билгеләнә. Бәйрәм чаралары онлайн рәвештә аннан алда башланып китте.

Башкортстанда 14 декабрьдә билгеләп узыла торган Башкорт теле көне уңаеннан дистәдән артык чара оештырыла. Бу чараларның кайберләре бу көнннәрдә уза. Аерым алганда, 102нче гимназиядә онлайн форматта "Бикбаев укулары" төбәкара фәнни-гамәли конференциясе үтте. Ул халык шагыйре Равил Бикбаев истәлегенә багышлана.

12 декабрьдә исә башкорт халкының милли узанын саклап калу һәм Башкортстанның иҗтимагый оешмалары эшчәнлеге турында фикер алышу да узды. Бүген "Арт-квадрат" шәһәр киңлегендә "Башкорт теле: яңа караш-2" веб-әсбабы тәкъдим ителә. Шулай ук "Vibeргә" дип аталган интернет-бәйге лауреатлары исемнәре дә аталды. "Башкорт телендә иң яхшы интернет-открытка" һәм "Башкорт телендә иң яхшы вайн" номинацияләрендә җиңүчеләр игълан ителде. Моннан тыш, мәктәп укучылары, студентлар арасында "Иң популяр башкорт блогеры" конкурсы лауреатлары да билгеле булды.

Башкорт теле көне уңаеннан республикада иң матур башкорт сүзенә тавыш бирү оештырылган иде. Проект 1 ноябрьдә башланды. Башкорт телендә иң матур яңгыраучы сүзләр тәкъдим ителде. bashslovo.ru сайтына барысы 1000 тәкъдим килгән. Финалга 12 сүз сайланган: атай, йөрәккәйем, йән, йәнтөйәк (туган як), Ҡот, намыҫ, өмә, сабыр, тылсымлы, хыял, һөйәм һәм әсәй. Тавыш бирү нәтиҗәләре 14 декабрьдә билгеле булачак.

Бәйрәм көнендә "Шиғри сылбыр" интернет-флешмобы уздыру да көтелә. Шулай ук Башкортстан Республикасы дәүләт телләре һәм Башкортстан халыклары телләрен саклап калу һәм үстерүгә грантлар проектларын тәкъдим итү күргәзмәсе дә узачак. Акмулла һәйкәленә чәчәк кую, Шәйхзадә Бабичның 125 еллыгы уңаеннан ачык дәрес уздыру да планлаштырыла.

Бу көнне Русия төбәкләрендә дә башкорт теленә багышланган чаралар узачак. Пермь краеның Башкорт тарихи-мәдәни үзәге "Гәйнәләр: халкым, телем, тарихым" чарасы уздыра. Бу чара кысаларында "Күренекле русияләр, Пермь җире кешеләре – гайнә башкортлары" дигән күргәзмә ачылачак, гайнә башкортлары диалектында китаплар һәм балалар журналы, башкорт иҗат коллективлары концерты да узачак. Оренбурда Башкортстан һәм Оренбур өлкәсе язучылары белән иҗади очрашу оештырыла.
Башкорт теле көне уңаенннан бәйрәм чаралары сәнгать осталары концерты һәм Башкорт теле елы нәтиҗәләре нигезендә җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланачак.

Башкорт теле көне Башкортстан республикасы җитәкчесе боерыгы белән 14 декабрьдә билгеләп үтелә. Дәүләт дәрәҗәсендә беренче тапкыр бу көн 2019 елда уздырылды.

14 декабрь – мәгърифәтче-шагыйрь Мифтахетдин Акулла туган көне. Дөнья башкорт корылтае 2016 елдан бирле Башкорт теле көнен уздырып килә иде. 2019 елның җәендә Уфада узган V Башкорт корылтаенда делегатлар Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировка Башкорт теле көнен ел саен уздыруны тәкъдим итте, Хәбиров бу тәкъдимне хуплады. Шунда ук 2020 елны башкорт теле елы буларак игълан итәргә дә карар кылынды.

2013 елда UNESCO башкорт телен югала барган телләр исемлегенә керткән иде.

XS
SM
MD
LG