Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таулы Карабахта Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан арасында 10 ноябрьдә имзаланган утны туктату режимы бозылды


Русия саклану министрлыгы сәхифәсендә 12 декабрьдә куелган харитада низаг урынындагы Русиянең тынычлык саклау көчләре урнашуы күрсәтелгән
Русия саклану министрлыгы сәхифәсендә 12 декабрьдә куелган харитада низаг урынындагы Русиянең тынычлык саклау көчләре урнашуы күрсәтелгән

Әрмәнстан Саклану министрлыгы белдерүенчә,  Таулы Карабах Саклану армиясе бүлекчәләре "тиешле чаралар күрә".

Русия катнашында Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан арасында имзаланган килешүдә Әрмәнстанның Азәрбайҗанга Таулы Карабах янындагы басып алынган җирләрен тапшыруы каралган иде. Шулай ук килешүдә Русиянең тынычлык саклау көчләренең төбәктә урнаштырылачагы билгеләнде. Русия президенты Владимир Путин ирешелгән килешү озак вакытка тынычлык шартлары тудырырга тиеш диде.

TАСС агентлыгы Әрмәнстан Саклану министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, 12 декабрьдә, Азәрбайҗан ягы Карабахның көньягында Хин Таглар һәм Хцаберд авыллары тирәсендә һөҗүм операцияләрен башлый.

Азатутюн радиосы (Азатлык радиосының Әрмәнстан хезмәте) Әрмәнстан Саклану министрлыгына сылтама белән хәбәр итүенчә, 12 декабрьдә Азәрбайҗан ягы Таулы Карабахтагы Иске Таглар һәм Хцаберд авыллары ягында һөҗүм чараларын торгызган. Әрмәнстан Саклану министрлыгы белдерүенчә, Таулы Карабах Саклану армиясе бүлекчәләре "тиешле чаралар күрә". Шимбә көнне иртәнге якта Карабах хәрби чыганаклары хәбәр иткәнчә, Азәрбайҗан кораллы көчләре көньякта әрмән сугыш позицияләренең берсенә һөҗүм итәргә тырышкан.

Карабах Саклану армиясе Азәрбайҗан мәгълүмат чараларында таралган әрмән гаскәрләренең Хадрут секторындагы имеш кораллы провокациясе һәм Азәрбайҗан солдатының яралануы турындагы мәгълүматны кире кага.

  • Таулы Карабахта хәрби гамәлләр 10 ноябрь төн уртасында туктатыла, тарафлар алган позицияләрдә кала.
  • Әрмән ягы Агдам, Кәлбәҗәр һәм Лачы районнарын 2020 елның 20 ноябренә кадәр Азәрбайҗан карамагына кайтара.
  • Таулы Карабахта һәм Лачы коридорында Русиянең 1960 хәрби, 90 бронетранспортер, 380 хәрби машина һәм махсус техника күләмендә солых көчләре урнаштырыла.
  • Солых көчләре төбәктә 5 елга урнаштырыла, соңнан аларның төбәктә калу мөддәте озайтыла ала.
  • Мәҗбүри күчерелгән затлар һәм качаклар БМО Югары комиссары идарәсе контролендә Таулы Карабах территориясенә кайтарыла.
  • Тарафлар хәрби әсирләр, көчләп тотылган затлар һәм һәлак булучыларның гәүдәләре белән алмаша.

Таулы Карабах һәм Азәрбайҗанның күрше районнары 1990нчы еллар башыннан бирле әрмән ягы контролендә кала. Сентябрь азагында Азәрбайҗан бу җирләрне кайтару максатыннан һөҗүм башлады. Азәрбайҗан гаскәрләре Таулы Карабах чикләрен һәм танылмаган республиканың бер өлешен, шул исәптән Шуша каласын үз контроленә алды.

XS
SM
MD
LG