Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт университетында башкорт теле һәм әдәбияты диссертация шурасы торгызылды


Уфада башкорт телен яклап узган чара. 2017 ел.
Уфада башкорт телен яклап узган чара. 2017 ел.

14 декабрь – Башкорт теле көне уңаеннан хөкүмәт башлыгы урынбасары Азат Бадранов башкорт теле өлкәсендә казанышларны санады

Башкорт дәүләт университетында башкорт теле һәм әдәбиятыннан диссертацияләр яклап булачак, диссертация шурасы быел яңадан эшләп киткән. Бу турыда Башкортстан премьер-министры урынбасары Азат Бадранов хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә хисап бирде.

Диссертация шурасы Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировның республика фән һәм мәгариф министрлыгына мөрәҗәгате нәтиҗәсендә торгызылган.

"Башкорт теле һәм әдәбияты" диссертация шурасы ул дөньяда бердәнбер, бер ел элек ул ябылгач, бик борчылган идек" дип белдерде Хәбиров киңәшмәдә.

Университетның башкорт филологиясе, Шәрыкны өйрәнү һәи журналистика факультеты деканы Гөлфирә Абдуллина Башинформга сөйләгәнчә, диссертация шурасын филология фәннәре докторы, профессор Хәдисә Солтанбаева җитәкли. 11 ноябрьдә беренче ике кандидатлык диссертациясе якланган, Югары аттестация комиссиясе (ВАК) нәтиҗәләре көтелә. Киләсе елга чиратта берничә диссертация бар дигән Гөлфирә Абдуллина.

14 декабрьдә Башкортстанда һәм башкортлар тупланып яшәүче төбәкләрдә Башкорт теле көне билгеләп үтелә. Бу көннәрдә башкорт теленә багышланган дистәдән артык чара - онлайн бәйгеләр, флешмоб, концертлар, тантаналы рәсми чаралар уза.

XS
SM
MD
LG