Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан халыклары телләрен өйрәнү, саклау һәм үстерү өчен этнолингвистик үзәк булдырылачак


Парламент спикеры фикеренчә, этнолингвистик үзәк булдыру республиканың мәдәни үзенчәлеген саклауга ярдәм итәчәк

Башкортстан республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтаенда "Башкортстан Республикасы халыклары телләре турындагы канунының 7нче мәддәсенә үзгәрешләр кертү турында" канун өлгесе эшләнгән. Ул җитди фәнни-тикшеренү, шул исәптән фольклорны өйрәнү, методик програмнар эшләү белән шөгыльләнәчәк. Бу канун өлгесе республикада Башкортстан халыклары телләрен өйрәнү, саклау һәм үстерү этнолингвистик үзәген булдыруны күздә тота. Әлеге хакта Дәүләт җыелышы рәисе Константин Толкачев 14 декабрь - Башкорт теле көнендә хәбәр итте.

Парламент спикеры фикеренчә, этнолингвистик үзәк булдыру республиканың мәдәни үзенчәлеген саклауга ярдәм итәчәк.

"Тел – аралашу чарасы гына түгел, ул – халык мәдәнияте, милли характер һәм тыныч яшәү рәвеше. Туган телләребезне саклап, без Башкортстанның милли үзенчәлеген, аның этномәдәни күптөрлелеген саклыйбыз", диде Толкачев.

Республика хөкүмәтендә узган киңәшмәдә вице-премьер Азат Бадранов Башкортстанда туган телләрне саклау һәм өйрәнү проектларына грант ярдәмен арттыруны сорады. Аның сүзләренчә, моңа кадәр, нигездә, китаплар нәшер итү, концертлар оештыру өчен гаризалар килсә, 2021 елда планлаштырыла торган проектлар туган телне өйрәнүгә юнәлдерелгән мобиль кушымталар, яңа методикалар, смартфоннарда балалар уеннары булдыруга юнәлгән.

Башкорт теле көнендә башкортның кайсы диалектына карауны ачыклау өчен сайтта тест эшли башлады. Тест сөйләшүдән башкортларны өч: көньяк, көнчыгыш һәм төньяк-көнбатыш диалектына керүне билгели.

Башкорт теле көне Башкортстан мәдәният сараенда бәйрәм концерты белән тәмамланды. Анда агымдагы башкорт теле елына йомгак ясалды.

14 декабрь – мәгърифәтче-шагыйрь Мифтахетдин Акулла туган көне. Дөнья башкорт корылтае 2016 елдан бирле Башкорт теле көнен уздырып килә иде. 2019 елның җәендә Уфада узган V Башкорт корылтаенда делегатлар Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировка Башкорт теле көнен ел саен уздыруны тәкъдим итте, Хәбиров бу тәкъдимне хуплады. Шунда ук 2020 елны башкорт теле елы буларак игълан итәргә дә карар кылынды.

XS
SM
MD
LG