Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара җинаять мәхкәмәсе уйгырларның Кытайны тикшерү мөрәҗәгатен кире какты


Халыкара җинаять мәхкәмәсе бинасы, Һааг шәһәре
Халыкара җинаять мәхкәмәсе бинасы, Һааг шәһәре

Кытай Халыкара мәхкәмәнең Рим статутын (халыкара килешү) имзаламаган. Мәхкәмә шул сәбәпле тикшерү мөмкин түгеллеген белдерә.

Сөргендәге уйгырларның мөрәҗәгатьләренә карамастан, Халыкара җинаять мәкхәмәсе прокурорлары Кытайны геноцид һәм кешелеккә каршы җинаятьләрдә тикшермәячәкләрен әйтә. Оешма моның турында карарны 14 декабрь бастырган, дип хәбәр итә "Америка авазы".

Уйгырлар тикшерүне сорап Һаагадагы мәхкәмәгә быел июль аенда Кытайның этник азчылыкны рәнҗетүе турында дәлилләр тапшырды.

The Guardian газетасы хәбәр итүенчә, җомга көнне мәхкәмә күбрәк дәлилләр сораган.

Ләкин прокурор Фату Бенсуда Кытай мәхкәмәнең Рим статутына (халыкара килешү) имзаламавы сәбәпле, бу мәсьәләне тикшерә алмавын әйтте дип хәбәр итә France-Presse агентлыгы.

Мәхкәмә шулай ук уйгырларның Таҗикстаннан һәм Камбоҗадан Кытайга мәҗбүри депортацияләнүе турындагы дәгъвалары буенча "дәвам итәр өчен нигез юк" диде. Оешмага мөрәҗәгать иткән уйгырлар фикеренчә, Таҗикстан белән Камбоҗа Рим статутын имзалагач, мәхкәмәнең бу мәсьәләне тикшерүдә вәкаләтләре бар.

Кытай барлык гаепләүләрне "нигезсез" дип атаган.

Көнбатыш илләр Кытайны "тәрбия лагерьләре"н оештыруда гаепли. АКШ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит Кытайның миллионнарча халыкны шундый "тәрбия лагерьларында" тотуын бүгенге көндә милли азчылык хокукларын бозуның иң зур очрагы дип атый. Рәсми Кытай мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш белән аңлата.

Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.

2020 елның июнендә АКШ президенты Дональд Трамп Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном бүлгесе кешеләре – уйгырлар һәм башка мөселманнарны кысырыклауга каршы элек Конгресс тарафыннан кабул ителгән канун өлгесен имзалады. Сентябрьдә Австралия галимнәре "тәрбия үзәкләре" челтәренең киңәюен хәбәр итте. Соңгы елда ким дигәндә 61 яңа төрмә төзелүе турында галәмнән төшерелгән видео дәлилләр табылган.

XS
SM
MD
LG