Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уйгыр хатыннарын стерильләштерү һәм демографик "геноцид"


Синҗанның Хөтән базарында уйгыр хатыны баласы белән, архив фотосы

Синҗан төбәгендә уйгырлар һәм башка асаба халыклар санын чикләү өчен Кытай хакимиятләре андагы хатын-кызларны балага узуга каршы чаралар кулланырга мәҗбүр итә. Бу хакта Jamestown Foundation хисабында әйтелә. "Idel.Реалии" шушы хисапны өйрәнде.

Кытай белгече Адриан Зенц әзерләгән хисапта Пекинның сәясәте акрын демографик "геноцид" дип бәяләнә ала диелә.

Бу хисап Кытай сәясәтен халыкара дәрәҗәдә тикшерүгә чакыруларга этәргеч булды. Пекин әлеге гаепләүләрне "нигезсез" дип кире кага.

Элегрәк тә Кытай хакимиятләре 2017 елдан башлап 1 миллионнан артык уйгырны һәм Синҗанда яшәүче башка мөселманнарны "концентрация лагерларына" ябып тотуда гаепләнгән иде. Кайбер илләрдә Синҗандагы ябып тоту урыннарын шулай атыйлар. Кытай үзе аларны террорчылыкка, экстремизмга каршы көрәш өчен кирәкле "тәрбия үзәкләре" дип атый.

Уйгырлар — Синҗандагы иң зур төрки халык. Шулай ук анда казакълар, кыргызлар, таҗиклар, дунганнар һәм кайбер исәпләүләргә караганда, мең чамасы татар да яши. Кытайдагы иң зур этник төркем булган ханьнар (кытайлар) Синҗанда сан ягыннан икенче урында.

Зенц үз хисабында дәүләт документларына, төбәктәге статистикага һәм анда яшәүчеләр белән әңгәмәләргә нигезләнеп, Синҗанда мөселман халыкларның бала табуы систематик рәвештә бастырылуын ачыклаган.

"2016 елның ахырында каршылыкны тар-мар итүдән соң Синҗанда рәхимсез полиция дәүләте тәртибе урнашты һәм шуннан бирле шаһитлар һәркайда дәүләтнең бала табу мәсьәләләренә тыкшынуы турында белдерә" диелә хисапта.

Анда язылганча, бала табу мәсьәләсендәге рәхимсез сәясәт тәртибен бозган хатыннарга лагерга ябу белән яныйлар. Рөхсәт ителгәннән артыграк бала көтүче хатыннар ул балаларын төшертүдән (аборттан) баш тарткан очракта шундый җәзага тартылырга мөмкин.

Балалары дәүләт рөхсәт иткән икедән (авыл җирендә өчтән) азрак булган хатыннарны да балага узуга мөмкинлек бирми торган спираль куйдырырга мәҗбүр иткәннәр.

Хисапта шулай ук хатыннарны киләчәктә бала табу мөмкинлеген бетерә торган операция ясатырга мәҗбүр итүләре яки аларга күремне бетерә торган иньекцияләр кадаулары турында языла.

Кытай гаиләләрне көч белән тарату сәясәтен дә дәвам итә диелә. Шулай да элегрәк Кытайның Британиядәге илчесе Лю Сяомин Синҗанда мөселман балаларының үз гаиләләреннән систематик рәвештә тартып алынуы турындагы белдерүләрне кире каккан иде.

Хөкүмәт документларына караганда, хакимият авыл җирләрендә яшәүче хатыннарны гинеколог тикшерүләре һәм йөклелек тестлары узарга мәҗбүр итә.

Хөкүмәт мәгълүматларын анализлау Синҗанда халык санының табигый артуы нык кимүен күрсәтә. Уйгырлар яшәгән ике өлкәдә 2015 елдан 2018 елга бала табу 84 процентка кимегән. Бала табуның кимүе 2019 елда да дәвам иткән.

Хөкүмәт мәгълүматлары Синҗанның көньягында да хатыннарны бала тапмаслык итеп стерильләштерү күренешенең киң җәелгән булуын күрсәтә. Бу чаралар өч, ә кайвакыт ике балалы уйгыр гаиләләренә карата кулланыла.

Хисапта хакимиятнең дүрт аграр төбәктә бала табу яшендәге хатыннарның 20 процентын мәҗбүри рәвештә стерильләштерү яки аларга спираль куйдыру планы турында да языла.

Стерильләштерү — Синҗан халыкын контрольдә тотуның бердәнбер ысулы түгел. Медиа хәбәр иткәнчә, уйгур хатын-кызлары үз ихтыярларына каршы хань милләтендәге ир-атларга кияүгә чыга. Мондый никахтан баш тарткан очракта, аларга һәм аларның туганнарына кулга алыну яки лагерга озатылу яный.

Моннан тыш, Пекин Синҗанда этник балансны үзгәртү өчен бу төбәккә күчеп килгән ханьнарга эш, җир һәм икътисади ташламалар тәкъдим итә. Хисап авторы Кытай хакимиятләрен "колониализм сәясәтен" үткәрүдә гаепли.

Ул арада Синҗан төбәгенә бәйле яңа хәбәрләр килә. АКШның чик буе хезмәтләре кеше чәченнән ясалган продукция партиясен тоткарлаган, ул Кытайның көнбатышындагы Синҗан төбәгендәге хезмәт лагерларында тотылган мөселманнар тарафыннан җитештерелгән дип санала.

Болай тауар җитештерү "кеше хокукларын бик җитди бозу булып тора", - дип белдерде АКШ таможня һәм чик буе хезмәте вәкиле Бренда Смит.

Белдерүдә әйтелгәнчә, бу продукция Lop County Meixin Hair Product Company ширкәтеннән җибәрелгән 800 мең долларлык 13 тонна тауарның бер өлеше булып тора. Бу продукцияне җитештерүдә төрмәдә тотылучылар хезмәте, мәҗбүри хезмәт, шул исәптән балалар хезмәте кулланылган булу сәбәпле таможня хезмәте аны кулга алырга карар иткән.

Смит сүзәләренчә, бу карар Кушма Штатлар белән эш итүче барлык оешмаларга "мондый канунсыз һәм кешелексез кәсепкә юл куелмаячак" дигән сигнал булып тора.

Lop County Meixin - Синҗанда кеше чәчләре җитештерүче һәм мәҗбүри хезмәт кулланган өчен кара исемлеккә кертелгән инде өченче ширкәт. Аның продукциясе, гадәттә, чәч үрү һәм озынайту өчен кулланыла.

  • Кытайдагы "тәрбия лагерьләре" хакында хәбәрләр тышкы дөньяга өч ел элек тарала башлады. Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Андагы татарлар да башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Чит илләргә йөрү, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылу, Мәккәгә хаҗга бару Кытай дәүләте алдында гаеп санала.
  • Американ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит Кытайның миллионнарча халыкны шундый "тәрбия лагерьларында" тотуын бүгенге көндә милли азчылык хокукларын бозуның иң зур очрагы дип атады.
  • Рәсми Кытай мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.​
  • Кытайда 8 меңләп татар яши дип санала. Аларның күпчелеге XIX гасыр ахыры-XX гасыр башында Өремче, Кашгар тирәләрендә төпләнгән татар эшкуарлары нәселләре. Андагы татарлар нигездә туган телен яхшы белә. 2000нче елларда Дөнья татар конгрессы ярдәме белән берничә дистә татар студенты Казан югары уку йортларына кабул ителде. Уку тәмамлангач, күбесе Татарстанда калырга тырышса да, Русия ватандашлыгын ала алмады. Нәтиҗәдә, алар Кытайга кайтырга мәҗбүр булды һәм бүгенге көндә күбесенең язмышы билгеле түгел.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG