Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уйгыр хатыны: "Ирем һәм туганнарының күпчелеге Кытай төрмәләренә ябылды"


Кытай әләме
Кытай әләме

Казакъстанда туган һәм анда яшәүче Үзбәкстан ватандашы Гөлшан Манапова иренең Кытайда тоткынлыкта булуы турында сөйләде.

Instagram-да Гөлшан Манапованың ире турында сөйләгән видеосы чыкты. Аның ире, Кытай ватандашы Кари Айшанҗаң 1969 елда Синҗанда туган. Гөлшан да, Кари да – уйгырлар. 1997 елда алар Үзбәкстанда танышкан.

Видеода Гөлшан Манапова үз тарихын берничә тапкыр кабатлый, әзерләнгәне күренә.

"Минем ирем – Кытай ватандашы. 2017 елның февралендә ватанына кайтып килергә дип китте. Әмма аның паспортын алып калганнар һәм кире чыгармаганнар. Аны Атуш шәһәренең бишенче санлы лагеренә япканнар. Ике ярым ел ул "тәрбия үзәгендә" булды. 2019 елда аны бер сәбәпсез 14 ярым елга төрмәгә яптылар", дип сөйли хатын.

Манапова видеоязма белән Кытай хакимиятләренә һәм дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итә. Ул ирен иреккә чыгаруны сорый.

Парның алты баласы бар. "Аталары Кытайга киткәннән бирле балалар аның турында сорый. Кайчан кайта, әтине сагындык диләр", дип сөйләде Азатлыкка Гөлшан.

Гөлшанның да элегрәк Синҗанга барганы бар, ләкин ул вакытта әле уйгырларга карата көчле репрессияләр булмаган.

2016 елның ноябрендә иремнең абыйсын лагерьдә үтерделәр

"2002 елда булдым анда. Кайнатамның йортында бер ел яшәдем. Аннары Үзбәкстанга кайттык һәм алты айдан иремнең әтисе вафат булды. 2016 елның ноябрендә иремнең абыйсын лагерьда үтерделәр. Ирем дә шул лагерьда утырды. Аның туганнарының берсе район мәчете имамы иде. Шул имамның хатынын 15 елга төрмәгә утырттылар. Ул хәзер төрмә хастаханәсендә. Иремнең туганнан туган энесе дә бар. Аңа 23 яшь. Аны да алып киттеләр, исән булу-булмавын да белмибез. Гомумән, иремнең туганнарының 70-80 проценты төрмәдә йә лагерьда тотыла", ди Гөлшан Манапова

Иренең Көнчыгыш Төркестанга (Синҗан уйгыр төбәгенең икенче атамасы) китүенә кадәр гаилә Үзбәкстанда яши, аннары Казакъстанга күчә.

"2014 елга кадәр без Үзбәкстанда яшәдек. Кариның визасы бар иде. Аннары ул ватандашлыкка документлар тапшырды, ләкин кире кактылар. Моңа кадәр без кыска вакытлы виза алган идек. Безне ул виза мәсьәләсе белән йөдәтеп бетерделәр. Соңрак Казакъстанга күчтек. Биредә иремә бер еллык виза алдык", дип искә ала Манапова.

Гөлшан Казакъстан хакимиятенә ярдәм сорап берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән. "Кайсы гына оешмага мөрәҗәгать итсәк тә, формаль җавап кына алдык. Алар без Кытай эшләренә тыкшына алмыйбыз диләр", ди ул.

Гөлшан сүзләренчә, Кытайдагы репрессияләрдә уйгырлар гына корбан түгел. Ул Кытайның мөселманнарга каршы сәясәтеннән зыян күргән башка милләт кешеләре язмышларыннан да хәбәрдар. Гөлшан улы шундый лагерьда ябып тотылган бер татар кешесен искә алды.

Манапова Татарстаннан Кытайга депортация янаган игезәк татар егетләре Шаһдияр һәм Шаһризат Шәүкәтләргә анда куркыныч яный дип саный.

"Әгәр аларны депортацияләсәләр, алар һичшиксез лагерьга эләчәк. Яки төрмәгә утыртачаклар. Илдән чыккан һәркемнең язмышы шундый", диде Гөлшан Манапова.

Аның сүзләренчә, Казакъстанда Синҗаннан килгән бик күп уйгыр һәм казакълар яши. Алар ватаннарына кайтырга курка дип ул. Маннапова сөйләвенчә, Кытайга кайтучыларның барысы да йә тәрбия үзәкләренә, йә төрмәләргә эләгә.

Кытайдагы "тәрбия лагерьләре" хакында хәбәрләр дөньяга 2 ел элек тарала башлады. Американ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит Кытайның миллионнарча кешене шундый "тәрбия лагерьларында" тотуын бүгенге көндә милли азчылык хокукларын бозуның иң зур очрагы дип атады. Рәсми Кытай мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.​

Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Казан һәм Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Азатлык мәгълүматларына караганда, татарлар башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләрына" озатыла. Илдәге татарларның шулай ук чит илләргә йөрүе, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылуы, Мәккәгә хаҗга баруы Кытай дәүләте алдында гаеп санала.

Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүе турында бәйле башлыча Көнбатыш илләре чаң суга. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларның хокукларын бозган өчен Кытайның 28 оешмасына һәм хакимиятнең берничә әгъзасына чикләүләр кертте.

XS
SM
MD
LG