Accessibility links

Кайнар хәбәр

Human Rights Watch: Синҗаннан килгән татар егетләрен Кытайга тапшыруга юл куярга ярамый


Шаһдияр (с) һәм Шәһризат Шәүкәт

Human Rights Watch (HRW) хокук яклау оешмасы Синҗаннан Казанга укырга килгән Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәтне Кытайга депортацияләүгә юл куярга ярамый дип саный. 

"Синҗандагы кеше хокуклары белән бәйле вазгыятьне, аерым алганда уйгарлар һәм башка мөселман азчылыкларын эзәрлекләү кампаниясен исәпкә алган хәлдә әлеге кешеләрне Кытайга депортацияләүгә юл куярга яармый", ди HRW-ның Европа һәм Үзәк Азия бүлеге мөдире урынбасары Татьяна Локшина. Бу хакта ул "Idel.Реалии"га белдергән.

Азатлык язуынча, Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт – абый-энеле игезәкләр. Алар Көнчыгыш Төркестан татарлары, Өремче шәһәрендә туганнар, әтиләре уйгыр, әниләре чыгышы белән Казан якларыннан.

"Кытайда безне лагерь көтә"
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:29 0:00

Дөнья татар конгрессы програмы нигезендә 23 яшьлек шушы ике егет 2014 елда Татарстанга укырга килә һәм Казан университетына кабул ителә, анда берсе журналистика, ә икенчесе – дизайн өйрәнә. Былтыр аларның виза белән проблемнары килеп туа, КФУда визаны Кытайга кайтып озайтырга тиешсез дип белдерәләр.

Егетләр "кире Кытайга кайтсак, шунда ук тәрбия лагеренә эләгәчәкбез" дип белдерә. Бер елдан артык инде аларның гаиләләре белән сөйләшкәне юк, туганнарының кайда булуы билгесез. Егетләр хәзер исән калу юлларын эзли, тик әлегә ярдәм итүче юк.

Кытайда мөселманнарның тәрбия үзәкләрендә тотылу турында әледән-әле язылып тора. АКШ Дәүләт департаменты исәпләүләренә караганда, соңгы елларда әлеге систем аша ике миллионга якын кеше узган булуы ихтимал.

Хакимиятләр әлеге үзәкләрне һөнәри әзерлек лагерьләре дип атый. Рәсми Пекин белдерүенчә, алар радикализм һәм террорчылык белән көрәш чарасы буларак ачылган.

Элегрәк Human Rights Watch оешмасының Кытай бүлеге җитәкчесе Софи Ричардсон Пекин тәрбия үзәкләрендә зурларны гына түгел, балаларны да тота дип хәбәр иткән иде. Софи Ричардсон "хакимиятләрнең балаларны көч белән тартып алулары Синҗандагы басымның иң кырысыдыр", дип искәртә. "Балалар Кытайдагы туганнарына тапшырылырга яки аларга чит илгә чыгып киткән ата-аналарына кушылырга рөхсәт бирелергә тиеш", ди ул.

HRW интернат мәктәпләрдә балалар туган тел өйрәнү урынына кытай телен өйрәнә, аларны "пропаганда җырлары җырларга һәм шул җырларга биергә" мәҗбүр итәләр дип тә язды.

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG