Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайның тәрбия лагеренда утырган казакъ хатыны фаҗигасе


Гөлзирә Әүелхан
Гөлзирә Әүелхан

Гөлзирә Әүелхан Кытайның тәрбия лагерена эләгә һәм 15 ай дәвамында шунда михнәт чигә. Казакъстанда калган ире матбугатта шау-шу күтәреп кенә аның төрмәдән чыгарылуына ирешә ала. Төрмәгә ничек эләгүе, кытайлар мөселман төркиләрне ничек җәзалавы турында сөйләве аркасында аңа янаулар килә.

38 яшьлек Гөлзирә Әүелхан 2017 елның 17 июлендә Казакъстан белән Кытай чиген узганда тоткарлана һәм Кытайның полиция бүлегенә озатыла. 19 июльдә аны лагерьгә ябалар. Төрмәдә ул 15 ай буена туганнары турында берни белмичә, үзе турында хәбәр итә алмыйча яши. 2018 елның октябрендә лагерьдан чыккач, Гөлзирә тагын өч ай Кытай тегү фабрикасында эшләп, бары тик 2019 елның гыйнварында гына Казакъстанга, ире һәм кызы янына кайта алган.

Азатлык Кытайда мөселман төркиләр өчен махсус оештырылган тәрбия лагеренда булган хәлләрне, бу казакъ хатыны башыннан узган коточкыч сынау һәм фаҗига тарихын сезгә дә тәкъдим итә. Аның турында материал радиобызның казакъ редакциясе һәм "Медиазона" язмаларына нигезләнеп әзерләнде.

"Әтиемне күрер өчен кайттым һәм лагерьга эләктем"

Мин үзем Синҗанда туып үстем, анда хәзер дә туганнарым һәм олы яшьтәге әтием яши. Синҗанда кызыма 9 ай тулганчы яшәдем, 2014 елда Казакъстанга, ирем янына күчеп киттем. Ирем һәм кызым – Казакъстан ватандашлары, миңа исә вакытлыча яшәү рөхсәте бирделәр. Әтием авырый, ул – беренче дәрәҗә инвалид, ятакта гына ята. Үлеме алдыннан әтием янына барып кайтырга, аннан хәер-фатиха алырга кирәк дип уйладым.

2017 елның июлендә әтием янына Колҗа шәһәренә юл тоттым. Ул Кытайның Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендә урнашкан.

Кул богавы кидерделәр һәм көчләп машинага утырттылар

Чик узганда кытай чик хезмәткәрләре минем Казакъстаннан килүемне күреп шунда ук тоткарладылар. Кул богавы кидерделәр һәм көчләп машинага утырттылар. Әтиемә җибәрегез дип үтенеп сорасам да, мине якындагы полиция бүлегенә алып киттеләр. Кытайга мин канун нигезендә килдем, бернинди кагыйдә бозмадым. Тоткарлау сәбәбе – минем Казакъстанда торуым һәм ислам динендә булуым.

Полиция бүлегенә алып килгәнче төн җитте. Бармагымнан кан алдылар, үзем, туганнарым, гаиләм турында, Синҗаннан китү сәбәпләрен, Казакъстанда нәрсә эшләвемне сораштылар. Фотога төшерделәр, Синҗан турында мактау текстларын укыттылар, аннары барлык документларымны тартып алып җибәрделәр. Мин туганнарымда кундым, ял иттем һәм яңадан полиция бүлегенә документларымны алырга дип киттем. Аннан соң әтиемә барырга җыена идем.

Полиция хезмәткәрләре миңа "син үзгәрдең" дип әйттеләр һәм мине "яңадан тәрбияләр өчен 15 көнгә лагерьга җибәрергә кирәк" икәнен әйттеләр. Мин лагерь алдыннан әтиемне күрергә рөхсәт сорадым, беркая да качмаячагымны әйттем. Мине тыңламадылар, шунда ук лагерьга алып киттеләр. Әмма мин анда 15 көн түгел, 15 ай үткәрдем.

Лагерьда беренче көн

Лагерьда мине шунда ук мунчага җибәрделәр, чишенеп юынырга куштылар. Мунчада камералар урнашкан, безне гел күзәтеп тордылар. Юынгач, махсум кием бирделәр. Миңа кызыл чапан (Үзәк Азиядә киң таралган кием) һәм кара каҗәки (казакъ жилеты) кияргә куштылар.

Тәрбия лагеры. Архив фотосы
Тәрбия лагеры. Архив фотосы

Кызыл төс минем башка дәүләттән килүемне, җитди "канун бозучы" булуымны аңлаткан. Кайбер хатын-кызлар зәңгәр һәм сары чапаннарда иде. Киенгәч, мине дәресләр барган сыйныфка озаттылар. Сыйныфта 50гә якын хатын-кыз утыра иде. Лагерь биек койма белән уратып алынган, тәрәзәләрдә рәшәткәләр, хатын-кызлар яшәгән биналар ир-ат биналарыннан аерым ясалган, бөтен җирдә сакчылар һәм камералар иде.

"Безгә кадаган уколлардан хәл начарая иде"

Лагерьда кешенең шәхесен юк итәләр, диненә, үзенчәлегенә басым ясап таптыйлар иде. Көн саен кытай телен укырга мәҗбүр булдык. Елыйсың, дәгъва белдерәсең икән, кулларыңны бәйлиләр дә кыйный башлыйлар. Бәдрәфкә көненә ике тапкыр гына барырга рөхсәт ителә: иртән һәм кич. Ике минуттан артык тоткарлансаң, тәрбияче башка түмтәр белән суга. Лагерьда чәчәмне кистеләр, канымны анализга алдылар, нәрсә өчен кирәклеген аңлатмадылар. Лагерьга килеп эләккәч өч ай үтүгә миңа укол ясадылар, аннары тагын берничәне кададылар. Нинди препарат һәм ни өчен кадаганнары – билгесез. Әмма уколдан соң үземне начар хис иттем.

Кайбер хатыннарны төнлә алып чыгып китәләр иде, иртән битләре күгәргән, сыдырылган, тырнак аслары канлы килеш кайталар иде

Кайбер хатыннарны төнлә каядыр алып чыгып китәләр иде, иртән алар битләре күгәргән, сыдырылган, тырнак аслары канлы килеш кайта иде. Без караваттан килеп төштек дип аңлаталар иде бу халәтләрен, без дә сорарга курка идек. Бернинди дә хокукыбыз юк, без җинаятьчеләр булып саналдык.

Лагерьда сәгать юк, мин төгәл сәгать ничә икәнен белми идем. Сакчыларның сызгыруына уяна идек. Шунда ук себерке тоттыралар һәм без бүлмәне тәртипкә китерергә тиеш идек. Моны берничә минут эчендә башкарып өлегерергә кирәк. Сызгыруга тәмам булырга тиеш. Аннары иртәнге аш – кара чәй белән көлчә. Моннан соң безне укытучы кабинетка озата иде. 45 минут дәвамында кытай телен өйрәнәбез, киләсе дәрестә тикшерү биремнәрен ясыйбыз. Аннары 4 биткә тутырып ни өчен мин Казакъстанга киттем, ни өчен намаз укыйм дигәнне аңлатып тәүбә текстын язарга тиеш идем. Язу бетү белән бу текстны интонация белән, хисле итеп кычкырып уку таләп ителә. Укытучы кәефем ничек дип сорый, мәктәпкә куанып киләмме дип кызыксына иде. Укытучы дәрес вакытында миңа дингә ышанырга ярамый, намаздан баш тартырга тиешбез, үлемнән соң тормыш юк дип сөйли иде.

Кытайга, коммунистик фиркагә дан әйтелгән җырлар җырлаттылар

Аннары төшке ашка дөге алып киләләр, кайчак анда дуңгыз ите дә була. Кемгәдер ризыкны таратып чыгарга кушыла. Төштән соң бераз ял итәргә вакыт бирелә иде. "Торып басыгыз" дигән әмер бирелү белән без басып кытай телендә җырлар башкара идек. Җырларда Кытайга, коммунистик фиркагә, аның сәясәтенә дан әйтелә. Җырлардан соң Кытай турында китаплар уку вакыты. Кичке ашка иртәнгесе кебек кара чәй белән көлчә бирелә. Ул вакытка инде караңгы төшә иде. Укытучы белән сакчы безне торакка кертеп ябалар иде. Без урындыкларга утырабыз, аннары "Ятыгыз!" дигән әмер кычкырылганнан соң караватка яту рөхсәт ителә иде.

"Төчкерергә, еларга ярамый, үзара аралашу тыела"

Безгә үзара аралашырга, көләргә рөхсәт ителмәде, укытучыга сорау мөһим булса гына, өстәвенә рөхсәт булган очракта гына биреп була. Ютәлләргә ярымый. Кайчак төчкерәсе, ютәллисе, тамакны кырып куясы килә, әмма бу да рөхсәттән башка ярамый. Кагыйдәләрне бозасың икән, камерага ябып "юлбарыс"ка утырталар. Тимер урындыкка кешене утыртып, кулларын, аякларын, тәнен богаулыйлар, кеше кымшана алмый, туры гына утыра. Мине дә берничә тапкыр "юлбарыс"ка яптылар, чөнки мин иремне, кызымны сагынып елаган идем. "Юлбарыс"та кешене 6, 12 яки 24 сәгать тоталар.

15 ай эчендә мине 19 тапкыр сорау алуга чакырттылар. Тикшерүчеләр Синҗанда яшәү рәхәтме, Казакъстанга кайтаммы, ирем белән аралашаммы, намаз укыйммы, туганнарым намаз кыламы, чит илләрдә булганым бармы, андагы кешеләр белән элемтәм бармы дип сорадылар. Туганнарым килә иде, әмма аларга лагерьдагы хәлләрне сөйләвем катгый тыела. Бертуган абыем исемен алмаштырырга тиеш дип мине эт итеп сүгәләр иде. Аның исеме – Самидин. Алар аның "дин" дигән кушымчасын ошатмадылар. Мине дошман иленә баруда гаепләделәр. Алар сүзләренә караганда, Кытайның 26 дошман дәүләте бар, шулар исәбенә Казакъстан да керә. АКШ, Германия, Украина да дошман илләре булып санала. Минем башым томаланган дип аңлаталар иде. Сорау алган саен шушы сүзләр һәм күптапкырлар бер үк әйберне тукыйлар иде.

Сакчылар безгә кул, аякларыгыз юк икән, бөерләрегез, бавырларыгыз бар дияләр иде

Лагерьда үлүчеләрне үз күзләрем белән күрмәдем, әмма табиблар, шәфкать туташлары күп иде. Еш кына ашказаным авыртты, шәфкать туташлары миңа дарулар бирде. Җитди чир икән, табибка мөрәҗәгать итә идек. 10 хатынга бер тәрбияче туры килә, аңа гына проблемны әйтеп була, әмма зарланырга ярамый. Лагерьдә төрле чирле хатыннар бар иде. Инвалидлар да, чукраклар да бар иде. Җыелышларда безгә: "Кул, аякларыгыз юк икән, бөерләрегез, бавырларыгыз, башка тән әгъзаларыгыз бар" дип әйтәләр иде.

Кытай хакимияте лагерьлар турында белә. Безне еш кына түрәләр каршына тезеп бастырылар иде, ә алар үз чиратында һәр дәүләт үз кануннарын булдыра ала, башка берсе дә Кытайның эчке эшләренә тыкшына алмый дип чыгыш ясыйлар иде. Бермәл лагерьга тикшерү комиссиясе килгән иде. Тәрбиячеләр безгә үзебезне тәртипкә китерегез, чәчләрегезне тарагыз дип әйтте. Кытай телен белүчеләргә комиссия кешеләренә лагерьда безгә ошый, без күп укыйбыз, тавык, сарык ите белән тукланабыз, моның өчен Кытайның коммунистик фиркасенә рәхмәт дип әйтергә кушылды. Комиссия кешеләре кабинетка килеп керү белән без, хөрмәт күрсәтеп, үрә торып бастык, аннары утырдык. Алар безнең белән сөйләшмәде, сораулар бирмәде. Миңа калса алар арасында чит ил кешеләре бар иде.

"Барысы да тыңланыла, күзәтелә"

Лагерьдә булганда безгә телефоннан туганнар белән атнасына бер тапкыр, 5 минут кына сөйләшергә рөхсәт ителде. Барлык сөйләшү тыңланыла һәм яздырыла. Бары тик мин исән-сау, барысы да әйбәт, укыйм ише сүзләр генә әйтергә ярый иде. Кияүдә булган хатыннарга аена бер тапкыр ире белән очрашырга рөхсәт ителә иде. Хатыннар әйтүенчә, моның өчен аерым бүлмә бар, әмма анда видеокамералар тора. Күрешү ике сәгать дәвам итә.

Туганнарым яныма килгәне булды, әмма алар да лагерьга эләгерләр дип куркалар. Очрашу нибары 15 минут дәвам итә. Минем куллар да, аяклар да богаулы. Баштарак минем белән туганнар арасында рәшәткә иде, шуның аша сөйләшә идек. Аннары алып куйдылар аны, әмма сөйләшүләр яздырыла. Аларга ирем мине моннан коткармаса, шушында үләчәкмен дидем.

Лагерьда 15 ай булдым, шушы вакыт эчендә ирем белән берничек тә элемтәгә керә алмадым. Ирем, 3 яшьлек кызым исәнме, сәламәтле алар, мине эзлиләрме – берни белмим. Әмма аның тырышлыгы аркасында мине чыгардылар. Ирем туганнарым аша минем белән ни булганын, кайда икәнемне белеп, "Атажұрт еріктілері" оешмасына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Сирекҗан Билаш иремә халыкара оешмаларга хатлар язарга булышкан, бу хәлне журналистларга сөйләгән. Тавыш күтәрелгәч, мине җибәрергә мәҗбүр булганнар.

2018 елның октябрендә 250 кешене чыгарганнар. Алар арасында мин дә бар идем. Әти өенә кайткач, иремә шалтыраттым, фоторәсемнән булса да кызымны күрдем.

Лагерьдан чыкканда ике юл бар иде: көн саен фабрикада эшләү яки качу. Фабрикага эшкә кергән очракта да вакыт узу белән мине тагын лагерьгә япмаслар дигән гарантия юк. Өч айга тегү фабрикасына урнаштым. Көн саен миңа 600 юань түлибез диделәр. Чынында 230 юань түләделәр.

"Электр ток белән җәзаладылар, тырнак асларыма энә тыктылар"

Мин бияләйләр тектем. Ялларсыз эшләдем. Өч ай үтүгә миңа эштә тагын бер елга калырга тәкъдим иттеләр һәм килешүне имзаларга куштылар. Имзаламасам, тагын лагерьгә җибәрәбез дип куркыттылар. Курыктым, әмма имзаламадым. Бәдрәфкә кереп WeChat аша иремә хәбәр иттем. Шул ук көнне фабрикада җыелыш уздырылды. Барлык кешеләр алдында мине сакчылар кешеләр арасыннан йолкып чыгарып, фабриканың идәнастына бикләделәр.

Мине богаулап "юлбарыс"ка утырттылар, салкын су сибеп электр ток белән суктылар

Бу төрмә иде. Мине богаулап "юлбарыс"ка утырттылар, салкын су сибеп электр ток белән суктылар. Авыртудан ни елап та, ни төкерекне йотып та булмый иде. Тырнак асларына энә тыгып җәзалардылар. Бу көн ел буе дәвам иткән кебек тоелды. Үләрмен төсле иде.

Фабрикадан киткәнче мине 70 төрле документка кул куярга мәҗбүр иттеләр. Нәрсә имзалаганымн белмим, әмма ансыз сине чыгармаслар иде.

2018 елның азагында мин Казакъстанга кайттым. Чиктә мине Кытайда нишләдем дип сорадылар. Сөйләдем, сорауларына җавап бирдем. Казакъстанда яшәүгә рөхсәт алдым, әмма ватандашлыгым әлегә юк. Анысыз үземне имин санамыйм.

Мин Синҗанда мөселманнарны ничек мыскыл итүләрен сөйләгәнем өчен билгесез номерлардан WhatsApp-ка куркытып текстлар килә. Болар – нәрсәгә кирәк сиңа, ни өчен сәясәткә тыгыласың, акылдан язган хатын, хыянәтче, ашыкма, вакыт җитәр, җавап тоточаксың, теләсә кайсы вакытта сине кире кайтартачакбыз дигән язулар.

Әле ирем, кызым белән Алмата районының Шилек бистәсендә яшибез. Ирем тапкан акчага тормыш итәбез, мин эшләмим, чөнки сәламәтлегем юк. Лагерьда кадаган уколлардан соң үземне начар хис итәм, бик тиз арыйм, йончыйм, баш әйләнә. Лагерь минем тормышымны сызып атты, мин яңадан яшәргә өйрәнәм.

Кытайдагы "тәрбия лагерьләре" хакында хәбәрләр дөньяга 2018 елда тарала башлады. Американ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит Кытайның миллионнарча халыкны шундый "тәрбия лагерьларында" тотуын бүгенге көндә милли азчылык хокукларын бозуның иң зур очрагы дип атады. Рәсми Кытай мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.​

Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Казан һәм Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Азатлык мәгълүматларына караганда, татарлар башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Татарларның шулай ук чит илләргә йөрүе, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылуы, Мәккәгә хаҗга баруы Кытай дәүләте алдында гаеп санала.

Шулай ук Азатлык Көнчыгыш Төркестан татарлары, Өремче шәһәрендә туган абыйлы-энеле Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт тарихы турында да язды. Былтыр аларның виза проблемнары килеп туа, КФУда визаны Кытайга кайтып озайтырга тиешсез дип белдерәләр. Егетләр "кире Кытайга кайтсак, шунда ук тәрбия лагеренә эләгәчәкбез" дип белдерә. Бер елдан артык инде аларның гаиләләре белән сөйләшкәне юк, туганнарының кайда булуы билгесез. 25 ноябрь Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсендә Кытайга депортацияләү янаган Шәһризат Шәүкәтнең вакытлыча сыену бирү мөрәҗәгате каралды. Әмма аның мөрәҗәгатьне канәгатьләндермәде. Шаһдияр Шәүкәтнең шикаяте 2 сентябрьдә каралган иде. Аның да мөрәҗәгате канәгатьләндерелмәде.

XS
SM
MD
LG