Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: интернетта 2,6 миллион кеше турында Кытай хакимиятләре җыйган мәгълүмат базасы табылган


GDI Foundation хезмәткәре, кибер-иминлек белгече Виктор Геверс интернетта Кытай хакимиятләре җыйган мәгълүмат базасын тапкан. Анда Синҗан-Уйгыр автоном төбәгеннән 2,6 миллион кешене күзәтү нәтиҗәләре тупланган. Исемлектә күпчелекне уйгырлар тәшкил итә.

Әлеге мәгълүматны интернеттан ирекле алып була, дип хәбәр итә Financial Times. Мәгълүмат базасында кешеләрнең фотосурәтләре, кайда булулары, исемнәре, идентификация номерлары, өй адреслары, эшләре турында мәгълүмат тупланган. База тулылана бара. Геверс сүзләренчә, бер тәүлек эчендә базага якынча 6,7 млн GPS-координат кертелгән. Күзәтү астында булган 2,6 миллион кешенең күпчелеге – уйгырлар.

Базаны SenseNets кытай ширкәте алып барган. Ярты ел дәвамында әлеге мәгълүмат ирекле булган, шуннан соң аны япканнар. "Әлеге мәгълүмат базасы хакимияткә якын структуралар тарафыннан азчылыкларны күзәтү өчен кулланыла", дип китерә РБК Security Discovery белгече Боб Дьяченко сүзләрен.

Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләү, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябу турында хәбәрләр ешая бара. Эзәрлекләнүчеләр арасында татарлар да бар. БМО вәкиле Гэй Макдугалл сүзләренчә, "сәяси тәрбия" үзәкләрендә 1 миллионнан артык уйгыр кешесе тотыла.

Der SPIEGEL мәгълүматына караганда, Синҗан төбәгендә халык ныклы күзәтү астында яши. Моның өчен махсус техник систем да булдырылган. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайга чикләүләр кертү мөмкинлеген карый. Кытай җитәкчелеге исә мөселманнарга карата кырыс мөнәсәбәтне аклый. Моны алар экстремизмга каршы көрәш дип атый.

XS
SM
MD
LG