Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дадин" маддәсе белән хөкем ителгән Константин Котов иреккә чыкты


Константин Котов
Константин Котов

Митинглар уздыру кагыйдәләрен күп тапкырлар бозуда гаепләнеп Котов 4 елга төрмәгә утыртылган иде. Соңрак төрмә вакыты кыскартылды.

Владимир өлкәсендә активист Константин Котов иреккә чыкты. Бу турыда "Интерфакска" аның адвокаты Михаил Бирюков хәбәр иткән.

Котов Покров шәһәрендә 2нче төзәтү колониясендә утырды. Узган елның сентябрендә ул "Дадин" маддәсе нигезендә хөкем ителгән иде. Ачык чараларны (митингларны) уздыру кагыйдәләрен күп тапкырлар бозуда гаепләп, мәхкәмә активистны 4 ел колониягә хөкем итте. 20 апрельдә Мәскәү шәһәре апелляция мәхкәмәсе аның төрмә вакытын 1,5 елга кадәр киметте.

2019 елның 5 сентябрендә активист Константин Котов "Дадин" маддәсе (Җинаять кодексының 212.1 маддәсе - митинглар уздыру тәртибен бозу) нигезендә дүрт ел колониягә хөкем ителде. Ул хулиганлыкта гаепләнгән Азат Мифтаховны яклап уздырылган урам җыенында, ФСБ бинасы янында "Яңа буынны яклау" җыенында, журналист Иван Голуновны яклау чарасында, 10 августта гадел сайлаулар яклы митингтан соңгы йөрештә катнашуда, шулай ук Мәскәү шәһәр думасына сайлауларга бәйсез намзәтләрне уздырмауга каршылык белдереп, Мәскәүдә Трубная мәйданына чыгарга чакыруда гаепләнеп кулга алынды.

2019 елның декабрендә "Дождь" журналисты Антон Желнов Котов эшенә игътибар итүне сорап, президент Владимир Путинга мөрәҗәгать иткән иде. Җавап итеп Путин бу эшне карарга сүз бирде. Соңрак Путин баш прокуратурага Константин Котовка хөкем карарының канунилыгын тикшерүне йөкләде.

2020 елның февралендә баш прокуратура Котовка хөкем карарын бер елга гына калдыруны сорады. 2нче марттагы утырышта прокурор дүрт елга ирегеннән мәхрүм итүне "чамасыз кырыс" җәза дип атады. Шул ук вакытта гаепләүче фикеренчә, мәхкәмәләр Котовның гаебен дөрес билгеләгән, ләкин җәзаны дөрес бирмәгән.

XS
SM
MD
LG