Озак еллар Чуашстан татар милли-мәдәни мохтариятен җитәкләгән, татар җыры һәм фольклоры фестивальләренә, фольклор ансамбленә нигез салучы, Чуашстанның, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдинов турында китап дөнья күрде. Ул Чабаксарда узучы "Гыйбатдинов укулары" фәнни-гамәли конференциясе кысаларында тәкъдим ителде.
Китапта күренекле татар җәмәгать эшлеклесе турында аның дуслары, хезмәттәшләренең хатирәләре туплап бирелгән.
Җыентыкны журналист Рәфис Җәмдихан әзерләгән. Бу басманы милли чараларда бушлай таратырга ниятләнә. Китап якынча 200 битлек, барлыгы 500 данә тираж белән басылган. Аны чыгаруга Татарстан хөкүмәте ярдәм күрсәткән диелә.
Автор сүзләренчә, киләчәктә Фәрит Гыйбатдинов гаиләсе вәкилләре истәлекләрен дә китап итеп бастырырга ниятләнә. Конференциядә яңгыраган фикерләр дә шул китапка өстәлергә мөмкин.
"Киләсе елга Фәрит абыйның вафатына бер ел булуга бәйле рәвештә аның тормыш иптәше, балалары, туганнарының хатирәләреннән китап чыгарырга планлаштырабыз", — дип сөйләгән журналист, аның сүзләрен "Татар-информ" китерә.
Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов июльдә вафат булды. Ул Чабаксар шәһәренең клиник үзәгендә ятты, соңгы өч көнне үпкәләрне ясалма җилләтү җиһазына (ИВЛ) тоташтырылган булган.
Фәрит Гыйбатдинов 1959 елның 11 ноябрендә Чуашстанның Урмай авылында дөньяга килә. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. Үзенең авылында "Мишәр" ансамблен оештырды. Алар Русия күләмендә узган төрле бәйгеләрдә катнашты. Фәрит Гыйбатдинов үз авылында "Урмай моңы" татар яшьләре җыр конкурсы, "Урмай зәлидә", "ART-MADHIA" кебек фольклор фестивальләрен оештырды. Авылда мәчет төзелеше башында торды. Ул Чуашстанның, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.