Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан вакцина 56 урында ясалачак


Вакцина ясату
Вакцина ясату

Рәсмиләр вакцина ясату акрын барачак ди.

Татарстанга килгән "Спутник V" вакцинасын ясату ике-өч атна вакытны алырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева матбугат очрашуында белдерде. Сүз вакцинаның беренче партиясе турында бара.

"Бүгенгә Татарстанга 2900 доза куләмендә "Спутник V" вакцинасы килде. Татарстанда алар 56 базада ясала, вакциналаштыру башланды. Ул 18 дәрәҗәдә салкында саклана. Кешеләрга аны ясар алдыннан вакцинаны ике сәгать җебетергә кирәк. Аның үз тәртипләре бар.

Татарстанга килгән вакцинаны ясату акрын гына барачак. Якынча ике-өч атна вакытны алуы ихтимал", диде Яркәева.


Рәсмиләр Татарстанда ковид-һоспитальләр тулы түгел дип белдерде. Бүгенгә коронавирус белән авыручылар өчен 4700 ятак исәпләнгән. Шуларның 3800ендә авырулар дәвалана.

Шул ук вакытта республикада грипп вирусы килүен көтәләр. Əлегә Татарстанда бер очрак та теркәлмәгән. Рәсмиләр сүзләренчә, бүгенгә барлыгы 60 процентка якын халык грипптан вакцина ясаткан.

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусны тагын 91 кеше йоктырган. Кичә ике кешенең COVID-19дан үлеме турында хәбәр ителде. Рәсмиләр мәгълүматларында, үлемнәр саны 166га җитте.

Башкортстанда рәсмән 157 яңа очрак теркәлгән. Үлүчеләр саны 111 кеше дип исәпләнә.

Узган тәүлектә Русиядә 26 509 кеше коронавирус йоктырган, 596 кеше үлгән. Пандемия башланганнан бирле 48 564 кешенең гомере өзелгән. Болар барысыда рәсми саннар.

Русиядә соңгы тугыз ел белән чагыштырганда быелның гыйнвар-октябрь айларына үлүчеләр саны иң югары булган. Бу хакта Росстат мәгълүматлары таянып РБК яза. Соңгы елларда илдә үлүчеләр саны кими барды, кискен арту яңа коронавирус инфекциясе пандемиясенә туры килә.

Спутник V вакцинасы

Спутник V ("Гам-КОВИД-Вак") — COVID-19 вирусына каршы Русиядә теркәлгән беренче вакцина.

  • Русия сәламәтлек саклу министрлыгының Николай Гамалея исемендәге Микробиология һәм эпидемиология үзәге һәм Русия саклану министрлыгының Микробиология фәнни-тикшеренү иниституты тарафыннан эшләнгән.
  • Вакцина ике өлештән тора, башта берсен, өч атнадан соң икенче өлешен ясатырга кирәк.
  • Вакцинаның бәясе 1942 сум, ләкин ул кешеләргә түләүсез ясалачак диелә.
  • Вакцинаны Русиянең "Генериум" һәм "Биннофарм" ширкәтләре җитештерә. Тиздән аларга Biocad ширкәте кушылыр дип көтелә.
  • Вакцинаның беренче өлешен җитештерү җайга салынган булса, "Медуза" чыганакларына күрә, икенче өлешен ясауда әле технологик проблемнар бар.
  • Русия президенты Владимир Путин якын көннәрдә 2 миллионнан артык вакцина җитештереләчәк дип белдерде, әмма шул ук "Медуза" чыганакларына күрә, әлегә 500 мең вакцина гына җитештерелгән.

XS
SM
MD
LG