Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге илчеләре Русиягә Кырым өчен кертелгән чикләүләрне озайтты


Гомум фото.
Гомум фото.

Чикләүләр тагын алты айга озайтыла.

Европа берлеге илчеләре Русиянең Украинадагы агрессиясе, аерым алганда, Кырымны аннексияләве аркасында кертелгән чикләүләрне озайтуны хуплаган. Бу турыда Азат Европа/Азатлык радиосы журналисты Рикард Йозвяк хәбәр иткән.

"Европа Берлеге илчеләре Русиягә карата икътисади чикләүләрне озайтуны тагын алты айга хуплады. #Украина #Крым" дип язган журналист Twitter-да.

Русиянең 2014 елда Кырымны аннексияләве һәм Донбасста хәрби чаралар башлавыннан соң Европа Берлеге Украинаның бөтенлеге, суверенитеты һәм бәйсезлеге бозылу белән бәйле чикләүләр кертте.

Икътисадның аерым өлкәләренә карый торган чикләүләр Русиянең кайбер ширкәтләре һәм банкларына Европа капитал базарларына керүен чикли, корал сатуда экспорт һәм импортка тыю кертә, Русиядә хәрбиләр куллана торган тауарларны экспортлауны тыя. Шулай ук Русия нефть чыгару һәм аның ятмаларын эзләүдә кулланырга мөмкин булган аерым бер технологияләр һәм хезмәтләргә дә чикләү кертелә.

Европа берлегенең Русиягә Кырым өчен кертелгән чикләүләре берничә тапкыр озайтылды һәм киңәйтелде.

XS
SM
MD
LG