Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы түрәләре укытучылардан балаларның социаль челтәрдә оппозиция төркемнәрендә тору-тормавын тикшертмәкче


Раушан Вәлиуллин
Раушан Вәлиуллин

Чаллы түрәләре укытучылардан балаларның социаль челтәрдә оппозиция төркемнәрендә тору-тормавын тикшертмәкче. “Укытучылар берлеге” рәисе Рушан Вәлиуллин бу таләпне канунсыз дип белдерде. Ул укытучыларны аны үтәмәскә чакыра.

Чаллыда шәһәр идарәсе түрәләре укытучыларга балаларның кайсылары "социаль челтәрләрдә деструктив төркем һәм берләшмәләрдә" торуын ачыклауны таләп итә. Мондый "җимергеч" берләшмәләр арасына 18 опозиция төркеме дә кертелгән дип яза МБХ Медиа.

Мәктәпләргә электрон хатны Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе тараткан. Бу хат "эштә кулланылу өчен" дигән тамга белән килгән. Анда әйтелгәнчә, түрәләр "җимергеч" төркемнәр арасына "традицион булмаган ислам", "радикаль милләтчелек"не пропагандалаучы берләшмәләрне генә түгел, сәяси пабликларны да керткән. Атап әйткәндә, анда "Он нам не Царь!", "Свободные новости", "ФБК", "Команда Навального Казань", "Я против Путина и ЕР", "Денег нет — но вы держитесь!" һәм башка төркемнәр дә кертелгән. ВКонтакте челтәрендәге барлыгы 55 паблик "җимергеч" дип бәяләнгән.

"Укытучылар берлеге" ("Альянс учителей") моңа каршы чыкты. Берләшмә җитәкчесе, танылган активист Рушан Вәлиуллин түрәләрнең мондый таләбе канунсыз дип белдерә. Ул укытучыларны бу таләпне үтәмәскә чакыра.

"Безнең балалар дәүләтнең һәм җәмгыятьнең иминлегенә янаучы түгел, ә укытучыларның вазифаларына сәяси күзәтчелек алып бару керми. Әгәр укучы дәрестән соң мин аның социал челтәрләрендә тыелган әйбер эзләвемнән курыкса, укучы белән педагог арасында ышаныч һәм ихтирам була алмый" дип белдерә Вәлиуллин.

Вәлиуллин исәпләп чыгарганча, мондый мониторинг ясау өчен, 25 баладан торган сыйныф җитәкчесе 1375 интернет-бит карарга тиеш булачак, бу бик зур һәм түләнми торган эш.

Хаттан күренгәнчә, аны мэрия хезмәткәре Алина Тищенко язган диелә. Ул шәһәр идарәсенең мәгълүмати сәясәте өчен җавап бирә һәм митингларны килештерү (яки килештермәү) сораулары аның карамагында дип искәртелә материалда.

Раушан Вәлиуллин Чаллының 24 мәктәбендә тарих укытучысы, "Укытучылар берләшмәсе" җирле оешмасы башлыгы. Элек пенсия реформасына каршы йөреш оештыруда, 2017 елда Русия шәһәрләрендә коррупциягә каршы митингларның Чаллыдагы өлешен уздыруда да башлап йөрде. Соңгы вакытта ул Конституциягә үзгәрешләр кертүгә каршы фикерләр белдерде. Азатлык белән әңгәмәсендә Вәлиуллин "Хакимияткә бәйсез фикерле укытучы кирәкми" дип сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG