Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан социаль иминият фонды хезмәткәрләрен бюджеттан 80 млн сум урлаган өчен хөкем итәләр


Русия акчасы. Архив фотосы.
Русия акчасы. Архив фотосы.

Алар ялган кәгазьләр язып йөклелек пособиеләре түләүдә гаепләнә.

Татарстан прокуратурасы республиканың социаль иминият фондының (ФСС) бер төркем хезмәткәренә карата гаепләүне раслады. Бу җинаять эше нигезендә 10 кеше хөкем ителә, шул исәптән ФССның төбәк бүлегенең 1нче санлы филиалы җитәкчесе дә мәхкәмә алдына басты.

Алар җинаятьчел төркем оештыруда гаепләнә. 2013-2018 елларда бу кешеләр алдау белән бюджеттан берничә миллион сум акча үзләштергән диелә. Тикшерү исәпләп чыгарганча, барлыгы 80 миллион сумнан артык акча урланган.

Караклык өчен алар уйдырма ширкәтләр кулланган. Аерым алганда, алар 147 хатын-кызны йөкле дип ялганлап, бу хатыннарның 2015-2016 елларда алган керемнәре турында документлар рәсмиләштергән, йөклелек, бала табу, декрет яллары өчен дәүләттән акчалата ярдәм алып, үз кесәләренә салганнар.

Хөкем ителүчеләрнең алтысы гаепләрен өлешчә таныды диелә. Бу эшнең сигез фигуранты читкә китмәү шарты белән иректә кала, тагын икесенә кайбер гамәлләрдә чикләү кертелгән. Бу эш Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә каралачак.

XS
SM
MD
LG