Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтае 2021 елны башкорт тарихы елы дип игълан итүне сорый


Башкорт дөнья корылтае эмблемасы.
Башкорт дөнья корылтае эмблемасы.

Бу турыда тәкъдимне корылтай Башкортстан хөкүмәтенә юллаган.

Башкорт дөнья корылтае 2021 елны башкорт тарихына багышлап уздырырга тели. Әлеге тәкъдим Башкортстан хөкүмәтенә җибәрелгән. Бу турыда "Эхо Москвы"ның Уфадагы редакциясенә корылтайның тарих һәм башкорт халкы үсеше комиссиясе җитәкчесе Азат Яруллин әйткән.

Яруллин сүзләренчә, 2021 елны башкорт тарихы елы итү тәкъдимен корылтай әгъзалары дүшәмбедә узган утырышта яңгыраткан.
Моннан кала, корылтай вәкилләре Уфаның 450 еллыгына һәм Дөнья корылтаеның беренче рәисе, академик Нияз Мәҗитовның тууына 90 ел тулуга багышлап, "Уфа шәһәрлеге-2" археология һәйкәле эчендә "Башкорт" музее ачарга да тәкъдим иткәннәр.

10 декабрьдә башкорт сәясәт эшлеклесе Зәки Вәлиди туган көнне бер төркем башкорт активистлары Уфада аның һәйкәленә чәчәк салды, алар Башкортстан хөкүмәтенең бу тарихи шәхесне искә алмауда, аны онытырга тырышуда гаепләде, Вәлидигә һәйкәл кую таләбен белдерде.

XS
SM
MD
LG