Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан спорт министрлыгы хезмәткәрләренә каршы җинаять эше ачылган


Сейфтагы акчалар. Архив фотосы.
Сейфтагы акчалар. Архив фотосы.

Шикләнүчеләр арасында министр урынбасары һәм ике бүлек башлыгы бар. Алар канунсыз акча үзләштергән дип уйланыла.

Тикшерү органнары Татарстанның спорт министрлыгы хезмәткәрләренә каршы җинаять эше ачкан, алар "Демография" Русиякүләм проектын тормышка ашырган вакытта вәкаләтләреннән канунсыз файдалануда гаепләнә. Бу турыда Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстандагы спорт объектлары өчен боз машиналары сатып алганда канун бозулар табылган диелә. Тикшерү мәгълүматынча, бу эштә министрлыкның берничә хезмәткәре, шул исәптән министр урынбасары һәм ике бүлекнең җитәкчеләре катнашкан. Алар, министрлык өчен дәүләт сатып алулары оештырганда, Оlympia Millennium H маркалы боз машиналары бәясен базар бәясеннән күпкә арттыграк итеп куйганнар. Шул сәбәпле, бу килешүне алар алдан сөйләшеп куйган ширкәт откан, ә башка ширкәтләр бәйгедә катнаша алмаган диелә.

Әлеге җиһазлар килешү шартларына туры килмәгән, һәм аларны файдалануга техник документларсыз кабул иткәннәр диелә хәбәрдә. Бу гамәлләр аркасында дәүләткә 7 миллион сумнан артык зыян салынган дип белдерә прокуратура.

XS
SM
MD
LG