Accessibility links

Кайнар хәбәр

Томски татарлары төбәк милли ашлары турында видеолар тупламы чыгарды


"Томски татарлары рецептлары" проекты кысаларында
"Томски татарлары рецептлары" проекты кысаларында

Томски шәһәре татар мохтарияте “Томски татарлары рецептлары” мәгърифәти проектына нәтиҗәләр ясады.

Томски шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе Томски өлкәсендә яшәүче татарларның милли ашларын өйрәнеп, аларның әзерләү ысулларын видеога төшереп, роликлар итеп әзерләгән. Бу проект "Томски татарлары рецептлары" дип атала һәм ул Татарстан мәдәният министрлыгы грантына тормышка ашырылган.

Проектны тормышка ашыручылар бер ай дәвамында Томски өлкәсенең татар авылларын йөреп чыккан. Һәр авылда аларга үз авылларында яратып пешерелә торган милли ашлар турында сөйләгәннәр, аларны пешереп тә күрсәткәннәр. Бу сәяхәт вакытында проект авторлары татар милли ашларының үз төбәгенә хас ризыклар куллану аркылы үзгәреш кичерүен, аңа Томски өлкәсенең тарихи үсеше ничек тәэсир ясавын да аңларга тырышкан.

"Татарлар безнең төбәктә сан ягыннан икенче урында тора. Без үз гореф-гадәтләребезне саклап, яшьләргә тапшырып кына калмыйча, Томски өлкәсендә яшәүчеләр белән дә рецептлар уртаклашу мөһим дип саныйбыз" дип сөйли оешма рәисе Фаил Камалитов.

Авылларда төшерелгән материалдан биш видеоролик әзерләнгән, алар Томски өлкәсе татар авылларының тарихын һәм милли ризыклары турында сөйли. Моннан тыш, Томски татарларының милли ашлары турында буклетлар да чыгарырга ниятләнә.

Томски татарларының үзләренә генә хас милли ашлары да булуы ачыкланган. Мәсәлән, самса дип монда чак кына чүпрәләп күпертелгән камырдан борып ясалган чәй ризыгын атыйлар, ә балан бәлешләре һәр бәйрәмдә өстәл түрендә була дип сөйли ролик авторлары.

XS
SM
MD
LG