Accessibility links

Кайнар хәбәр

Активист "Шәһри Чаллы" газеты мөхәррире Мирһади Разовны вазифасыннан алуны тикшерүне таләп итә


Мирһади Разов
Мирһади Разов

"Шәһри Чаллы" газеты мөхәррире Мирһади Разов белән хезмәт килешүе озайтылмаган.

Чаллыда җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Әхмәдишин "Шәһри Чаллы" газеты баш мөхәррире, шагыйрь Мирһади Разовны вазифасыннан алуны тикшерүне сорап Татарстан җиткәчелегенә хат язган. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев исеменә язылган хатта "Шәһри Чаллы" газетын гамәлгә куючы "Татмедиа" ширкәте Разов белән килешүне озайтмаган, аңа башка эш тәкъдим итмәгән диелә.

Хат авторы шулай ук ике ел элек "Мәйдан" журналы мөхәррире Фидаил Мәҗитовның да эшеннән алынуы турында искә төшерә. Ул вакытта Мәҗитовны яклап җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, язучылар, журналистлар, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре имза җыеп, Татарстан җиткәчелегенә мөрәҗәгать иткән иде. "Ләкин татарның күренекле вәкилләре фикерен дәүләт җитәкчеләре санга сукмады. Күп еллар "Мәйдан" журналында башта җаваплы сәркәтиб, аннары редактор булып эшләгән шагыйрь, язучы Фидаил Мәҗитов редакторлыктан алынды. Алмаш итеп хәтта аңа башка эш урыны тәкъдим ителмәде" диелә хатта.

"Шәһри Чаллы" газеты 1990 елдан бирле чыга. Башт ул "Чулман-Идел" дип атала, 1992 елдан "Шәһри Чаллы" дип үзгәртелә. "Татмедиа" сайтындагы мәгълүматка караганда, газет 1727 данә тираж белән чыга. Мирһади Разов газетны 2015 елдан җитәкли иде.


XS
SM
MD
LG