Башкортстан башлыгының ел саен оештырыла торган юлламасы киләсе елга күчерелә. Бу турыда киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров әйтте.
"Без озак уйладык... Безнең республика башлыгы юлламасы, ниндидер кануннар нигезендә түгел, традиция буларак, ел ахыры тирәләрендә, декабрьдә уза иде. Ләкин коронавирус белән бәйле вазгыятьне искә алып, киләсе елга кичетерергә карар иттек. Бөтенебезгә проблем тудырмас өчен. Карарбыз, киләсе елда ничек булыр – минем юлламаны буш залда яңгыратасым килмәс иде" диде Хәбиров.
Коронавирус вазгыяте язга кадәр үзгәрмәсә, юлламаны онлайн оештыру форматы каралачак диде Хәбиров.
Узган елның 19 декабрендә юлламасында Хәбиров инвестицияләр үсеше, "Алга" дип аталган икътисади төбәк оештырылуы, федераль грант алган индустриаль парклар турында сөйләгән иде. Шунда ук ул "Куштау эшкәртеләчәк. Мине сындырырга тырышу, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз" дип тә белдерде.
Башкортстанда 21 декабрьгә COVID-19 йоктыруның барлыгы 17418 очрагы рәсмән теркәлгән. Узган тәүлектә 158 яңа очрак расланган диелә. 3581 кеше чир белән көрәшә, эпидемия башыннан бирле 125 кеше үлгән дип хәбәр ителә.