Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин ата-аналарны, мәктәптән зарланып күзәтү органнарына һәм министрлыкка язганчы, башта сыйныф җитәкчесе белән уртак тел табарга өндәде. Бу турыда ул журналистлар белән очрашуда әйтте.
"Чыннан да, укытучыларга кыен. Дәрес алып барганда сине видеога төшергәннәрен күрәсең – алай ярамый бит! Кем шундый хокук бирә? Әти-әниләр үзләре яздыруны сорыйлар һәм аннары бергә тыңлыйлар, карыйлар. Ата-аналар ялгыша, бу ялгышларны төзәтергә кирәк" диде Һадиуллин.
"Мәктәпләрдәге проблемны сөйләшеп, уртага салып хәл итәргә кирәк, ә укытучыны тикшереп, аны хөкем итеп түгел" дигән фикер белдерде министр.
Ул мәктәпләрдә смартфоннар йөртүне чикләргә җыенмыйбыз, ләкин аларны дәрестән тыш кына кулланырга була диде. Шулай ук телефоннарны җыеп берәр тартмада калдырырга да була, монысы укытучыдан тора диде министр.
Аның сүзләренчә, ай саен мәктәпләрдә психологик мохит тикшерелә, балалар арасында куркыныч янаучы төркемнәр ачыклана, аннары бу мәгълүмат психологларга, сыйныф җитәкчеләренә тапшырыла. Хәзер республика мәктәпләрендә 533 психолог эшли.