Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтай татарлары интернетка 80ләп әкият һәм шигырь аудиосын чыгара


Алтайда татар әкиятләрен уку бәйгесе
Алтайда татар әкиятләрен уку бәйгесе

Әкиятләрне ВКонтакте челтәрендә һәм Яндекс.Музыкада тыңлап булачак

Алтай крае татарлары 74 татар әкиятен һәм шигырен аудио итеп яздырган. Әкиятләр татарча һәм урысча яздырылган. Әлеге аудиолар ВКонтакте челтәрендә "Татары и башкиры Алтая" төркемендә куелган, алга таба аларны Яндекс.Музыка платформасында да чыгарырга ниятлиләр. Бу турыда Азатлыкка Барнаул татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Артем Зиннәтуллин сөйләде. Безнең максат – интернетта татар телле контентын булдыру, ди ул.

Проект кысаларында Габдулла Тукай, Абдулла Алиш әкиятләре аудио итеп яздырылган. Шулай ук Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Һади Такташ шигырьләре, татар халык әкиятләре һәм Алтай крае татарлары язган шигырьләр дә бар.

Артем сүзләренчә, Алтай крае китапханәсендә татарлар – шундый инициатива белән килгән беренче халык дигәннәр. Алтай крае татарлары киләсе елда да татар авторлары әсәрләрен аудио итеп яздыру эшен дәвам итәргә җыена.

Әкиятләрне прфессиональ артистлар түгел, ә Алтай крае татарлары үзләре укыган, аларны конкурс нәтиҗәсендә сайлап алганнар. Әсәрләрне интернетка унышар данә итеп чыгарачаклар.

Әлеге проект ноябрьдә Барнаулда узган Татар мәдәнияте көннәре кысаларында тормышка ашырылган. Проектны Алтай крае хөкүмәте акчаларына эшләгәннәр.

Элегрәк Русиядәге иң зур электрон китапханә – "ЛитРес" Татарстан китап нәшрияты чыгарган 40 электрон китапны үзендә урнаштырган иде. Сайтта Әмирхан Еники, Гадел Кутуй, Гаяз Исхаки, Дәрдмәнд, Аяз Гыйләҗев, Һади Такташ, Галимҗан Ибраһимов, Мәхмүт Галәү, Фатих Әмирхан, Мәҗит Гафури, Каюм Насыйри, Мөдәррис Әгъләм, Фатих Хөсни, Муса Җәлил әсәрләре һәм татар халык әкиятләре дөнья күрде.

XS
SM
MD
LG