Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлбир Крганов Русия авыру балаларга ярдәм фонды экспертлар шурасына керергә мөмкин


Әлбир Крганов

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы авыру балаларга ярдәм итү өчен төзеләчәк фондның экспертлар шурасына дин әһелләрен дә чакырырга тәкъдим итә.

Русия сәламәтлек саклау министрлыгы әзерләгән тәкъдимгә ярашлы, авыру балаларга ярдәм фонды экпертлар шурасын министрлыкның баш штаттан тыш онколог-гематологы Александр Румянцев җитәкләргә мөмкин. Шулай ук экспертлар шурасына Русия яһүди җәмгыятьләре Федерациясе җитәкчесе Александр Борода, Русия мөселманнары дини җыены башлыгы Әлбир Крганов һәм Русия православ чиркәве епископы Пантелеймон (Шатов) тәкъдим ителә диелә. Бу турыда РБК яза.

Исемлеккә министрлыкның баш штаттан тыш белгечләрен, шулай ук пациент берләшмәләре һәм фондлары вәкилләрен дә кертергә тәкъдим ителә. Анда Русия пациентлар берлеге рәистәше Ян Власов, "Семья СМА" хәйрия фонды мөдире Ольга Германенко, "Линия жизни" хәйрия фонды мөдире Фаина Захарова һәм башкалар турында сүз бара диелә.

Җәен Русия президенты Владимир Путин еллык керемнәре 5 миллион сумнан арткан русияләргә салымны 15 процентка кадәр күтәрергә тәкъдим итте. Бу бюджетка 60 миллиард сум бирәчәк диелде. Әлеге акчаны куркыныч авырулары булган, сирәк авырулы балаларны дәваларга тотарга тәкъдим ителде.

Көзен Русия думасы байларга салымны арттыру канунын хуплады. Путин хөкүмәткә куркыныч авырулы балаларны дәвалау тәртибен билгеләргә кушты. Бу механизм 2021 елның 1 гыйнварыннан эшләп китәргә тиеш диелде. 15 декабрьгә кадәр эшләнеп бетәргә тиеш булса да, әлеге документ бүгенгә кадәр юк диелә. Фонд булдыру турында президент фәрманы да юк, авырулар исемлеге дә, кайгыртучы һәм экспертлар шуралары да расланмаган диелә язмада.

XS
SM
MD
LG