Accessibility links

Кайнар хәбәр

Песков: Навальныйда - "бөеклек чире", ул үзен Гайсә пәйгамбәр белән чагыштыра


Дмитрий Песков
Дмитрий Песков

Русия тышкы эшләр министрлыгы Европа берлеге илләреннән берничә затка Русиягә керүне тыйды, бу кешеләрне “Русиягә каршы чикләүләр активлыгын көчәйтү”гә катнашы бар дип саныйлар.

Яңа исемлеккә кем кергәне әлегә хәбәр ителми. Исемлекләр Швеция, Франция һәм Германия илчеләренә тапшырылган, аның өчен дипломатлар сишәмбе Русия тышкы эшләр министрлыгына чакыртып алынган.

Министрлык белдерүендә әйтелгәнчә, Мәскәү бу гамәлләре Европа берлеге оппозиция сәясмәне Алексей Навальныйны агулауга бәйле рәвештә бер төркем югары вазифалы түрәләргә каршы кертелгән чикләүләр белән бәйле.

"Бу адымның инициаторлары булган илләр әлеге эш буенча дәлилләр китермәде" диелгән белдерүдә. Навальныйның агулануы анда "инцидент" дип аталган.

Мәскәүнең җавап чикләүләре кертәчәге турында элек Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдергән иде.

Нәкъ менә Германия, Франция һәм Швециядә белгечләр Алексей Навальный анализларында "Новичок" төркеме агулау матдәсе эзләрен тапты. Соңрак бу эзләрнең барлыгын Химик коралны тыю оешмасы (ОЗХО) да раслады. Русия тышкы эшләр министрлыгы әлеге оешманы аннан алдагы аерым белдерүенәдә тәнкыйтьләп чыкан иде.

Илчеләр чакырылырга бер көн алдан Навальный ФСБ хезмәткәре дип аталган Константин Кудрявцев белән телефоннан сөйләшүе видеосын чыгарган иде.

Кудрявцев Русия иминлек шурасы сәркатибе ярдәмчесе белән сөйләшәм дип уйлап Навальныйның махсус хезмәт вәкилләре тарафынан агулануын фактта таныды һәм бу эшнең нечкәлекләрен сөйләде. Аннан алда Навальный артыннан ФСБ хезмәткәрләре күзәтүе хакында тикшерү чыккан иде, бу хезмәткәрләр арасында табиблар һәм химиклар бар диелде.

Русия президенты Владимир Путин күзәтү алып барылганын фактта таныды, ләкин Русия хакимияте агулау булганын кискен кире кага. ФСБ Навальный интернетка чыгарган телефон сөйләшүе "ялган язма" дип белдерде.

Навальный белән 20 августта ни булганы турында бербөтен версияне Русия хакимияте тәкъдим итми.

Кремль сүзчесе Дмитрий Песков сишәмбедә журналистлар сорауларына җавап биреп, Кремльдә Навальныйның Кудрявцев белән сөйләшүен карамадылар дип белдерде һәм ФСБның моңа кадәр бу турыда чыккан белдерүенә сылтанды. Навальныйны Песков "авыру" дип атады (элек ул аны "пациент" дигән иде), Навальныйның үзен кемдер эзәрлекли дип уйлап саташа торган чире бардыр дип фаразлады. Шулай ук ул анда "бөеклек чире" билгеләре дә күренә диде.

"Чөнки, әйтүләренчә, ул үзен хәтта Гайсә пәйгамбәр белән чагыштыра. Ә калганнарында, әлбәттә, Фрейд буенча билгеләр" диде Песков.

Ул моны "шәхси карашы" булуын ассызыклады. Үзен Иисус белән чагыштыра дигәндә Навальныйның кайсы сүзләрен күз алдында тотуын Песков аныкламады.

XS
SM
MD
LG