Accessibility links

Кайнар хәбәр

Петербур Татар милли-мәдәни мохтариятенә шәһәр үзәгендәге бинада урын бирелде


Ренат Вәлиуллин, Рәис Яркәев һәм Васил Шәйхразиев яңа бина белән таныша
Ренат Вәлиуллин, Рәис Яркәев һәм Васил Шәйхразиев яңа бина белән таныша

Бина Татарстан ярдәме белән төзекләндереләчәк.

Петербур хакимияте шәһәрдә күп еллар эшләп килүче Татар милли-мәдәни мохтариятенә үзәктән бер бинада арендага урын бүлеп бирде. Бу турыда Азатлыкка Татарстанның Петербурда һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин хәбәр итте.

"Безгә шәһәрнең тарихи үзәгедә урнашкан биш катлы йортта 300 дүрткел метрдан артыграк мәйдан бирелде" диде ул. Бина Чайковский урамында урнашкан.

Татарстан хөкүмәте әлеге бинаны төзекләндерүдә ярдәм итәчәк. Моны Петербурга эшлекле сәфәре вакытында, 22 декабрьдә Дөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев әйткән. Шәйхразиев Ренат Вәлиуллин һәм Петербур татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәис Яркәев белән бергә ул бинаны карап чыккан. Шунда үк төзүчеләр белән киңәшмә дә уздырган. Төзекләндерү эшләре бу атнада үк башланыр дип көтелә.

Әлеге үзәктә белем бирү, җыр, хореография, музей-этнография, китапханә һ.б. юнәлешләрдә эш башкарылыр дип көтелә.

Вәлиуллин Петербур белән татар халкы арасында тарихи бәйләнешләр шәһәргә нигез салынган чорлардан ук килүен әйтте. Татарлар шәһәр тормышының һәр өлкәсендә бар, 12 милли-мәдәни оешма эшли диде ул.

"Петербурда Тукай укулары, Җәлил укулары, Туган тел көннәре, Гатаулла Баязитов истәлеге көне, татар мәдәнияте көннәре уздырыла. 2013 елда "Татарская гостиная" проекты булдырылды, яңа һәйкәлләр ачыла, соңгысы – Левашов мемориал зиратында "Татарларга – репрессия корбаннарына" дигән хәтер ташы (2019 елда ачылды – ред.). Петербурда яшәүче татар рәссамнарының күргәзмәләре шәһәрнең үзендә генә түгел, Мәскәүдә, Татарстанда да оештырылып тора. Милли мәдәниятләр фестивальләре кысаларында татар мәдәнияте көннәре уза, татар фольклор ансамбльләре концертлары оештырылды" дип сөйләде Вәлиуллин.

2015 елда Ленинград өлкәсендә "Нур" татар йорты да ачылган иде. Мәйданы бер мең дүрткел метрдан зуррак булган бу бинаны Габделбәр Алимов исемле татар эшмәкәре үз хисабына төзетеп, "Нур" Татар милли мәднияте йортына нигез итеп бирде.

XS
SM
MD
LG