Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа ел тамашалары: башкортлар бирешә, татарлар тырыша


"Әкият" курчак театрында Яңа ел тамашасы (архив фотосы)
"Әкият" курчак театрында Яңа ел тамашасы (архив фотосы)

Милли театрларда балалар өчен Яңа ел тамашалары башланды. Азатлык Татарстан, Башкортстан театрларында туган телдә әзерләнгән тамашаларны барлады.

Күпчелек милли театрлар туган телне белүче үсмерләр һәм балалар саны кимүен әйтә. Балаларны тамашаларга җәлеп итү авыр мәсьәләләрнең берсе булып тора алар өчен. Милли мәгариф өлкәсендәге проблемнар турыдан-туры аларның эшчәнлегенә дә тәэсир итә. Мәктәптә тел өйрәнү сәгатьләре кими, тел өйрәнүгә таләпләр кими икән, милли тәрбия аксаган саен, милли проектлар белән дә кызыксындыру бермә-бер авырлаша. Әмма әлегә, вазгыять никадәр катлауланмасын, Татарстанда дәүләт театрлары татар телендә спектакль карарлык яшь тамашачылар буыны тәрбияләргә тырыша. Һәрхәлдә телне аңлау авыр булса да, милли театрга йөрү гадәте балага сеңәргә тиеш дигән фикер белән итә. Бу – киләчәккә инвестиция. Бу рәвешле уйлап эш итүчеләрнең берсе – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.

Камал театры
Камал театры

Әлегә кадәр Камал театры бу юнәлештә уңышлы эш итүче, үрнәк театр булып тора. 23 декабрьдән башлап анда 6 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен "Мендәр әкияте" дип аталган спектакль күрсәтелә. Театрның рәсми сайтында бу чараны уен-фантазия дип билгеләгәннәр, ул кече залда уза. "Мендәр әкияте" татарча куела, колакчыннар белән урысчага тәрҗемәне дә тыңлап була. Билет бәясе 400-450 сум. Декабрьдә булачак 10 тамашага билетлар инде бик аз калган, кайбер көннәргә бөтенләй сатылып беткән. "Мендәр әкияте" гыйнвар аенда да дүрт тапкыр күрсәтеләчәк, хәтта 21 февральгә дә бер тамаша куелган. Спектакльгә кадәр фойедагы чыршы янәшәсендә балалар өчен Кыш бабай һәм Кар кызы белән бәйрәм дә татарча узачак.

Балалар Тинчурин театрына тамаша карарга керә
Балалар Тинчурин театрына тамаша карарга керә

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Яңа ел бәйрәмнәренә атап балалар өчен "Али баба һәм өч карак", "Шүрәле-онлайн", "Әкият китабы" дигән спектакльләр күрсәтелә. Яшь чикләве юк. Барлыгы алты тамаша булачак – барысы да татарча. Колакчыннар аша урысчага тәрҗемә дә бар. Билет бәясе – 300 сум. Декабрь аена инде билетлар беткән, кассир кыз бары гыйнвар аена гына билет ала аласыз дип белдерде.

"Әкият" курчак театры
"Әкият" курчак театры

Татар дәүләт "Әкият" курчак театрында 18 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр "Кай һәм Герданың Яңа ел маҗаралары"н күрсәтәләр. Тамашачылар Герда белән бергә Кар патшабикәсе әсирлегенә эләккән Кайны эзләячәк. Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, Яңа ел тамашалары быел фойеда түгел, ә театрның зур залында уза. Тамашачылар бәйрәмдә үз урыннарында утырган килеш кенә катнаша.

Театрның рәсми сайтында спектакльләрнең нинди телдә баруы кызыл тамга белән билгеләнгән. Күпчелектә "русча" тамгасы торса, 26 декабрьдә һәм 4 гыйнварда уза торган алты тамашада "инглизчә" дигән язу күрсәтелгән. Урыс һәм инглиз телендәге тамашалар арасында татарчасы да бармы дигән сорау белән "Әкият" театры режиссеры Илгиз Зәйниев белән элемтәгә кердек.

Илгиз Зәйниев
Илгиз Зәйниев

Зәйниев "Азатлык"ка әйтүенчә, 18 декабрь-10 гыйнвар көннәрендә "Кай һәм Герданың яңа ел маҗаралары" барлыгы 115 тапкыр күрсәтеләчәк һәм сайтта "инглизчә" дип күрсәтелгән тамашалар чынлыкта татарча тамаша. Алар – 6 спектакль. Зәйниев татар тамашаларына ихтыяҗ аз дип аңлата.

"Г.Камал театры һәм Кариев театрлары балалар өчен татарча Яңа ел тамашалары әзерли. Урысчаны Казан дәүләт яшь тамашачылар театры һәм без генә әзерлибез, шуңа бездәге татарча тамашалар саны азрак. Татар телле тамашага ихтыяҗ зуррак булса, без аны күбрәк тә куя алыр идек", дип аңлатты Илгиз Зәйниев.

Сайттагы татарча тамашаларның "инглизчә" дип тамгалануын Зәйниев "Билетон" хатасы" дип атап, аны төзәтергә вәгъдә итте.

Кариев театры
Кариев театры

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 21-29 декабрь, 2-4 гыйнвар көннәрендә "Тылсымбикә" спектаклен күрсәтә. Бу тамаша барлыгы 25 тапкыр куелачак. Кыш бабай белән Кар кызы катнашында күңел ачу програмы, фойеда әкият геройлары белән уеннар да каралган, татлы бүләкләр уйнатылачак. Әкият үзе 50 минут дәвам итсә, чыршы янәшәсендәге уеннарга тагын ярты сәгать каралган. Билет бәясе – 400-450 сум. Декабрьгә билетлар күп калмаган.

Театр мөдире Гүзәл Сәгыйтова татарча чараларга билет сатуның кыенрак булуын яшермәде, әмма алар моннан чыгу юлын тапкан: Яңа ел тамашасына халык туплау эшен сентябрьдән үк башлаган.

Гүзәл Сәгыйтова
Гүзәл Сәгыйтова

"Тылсымбикә" татар телендә куела, урысчага синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителә. Чыршы янындагы Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары белән уеннар татарча да, урысча да алып барыла, чөнки спектакльгә синхрон тәрҗемәгә дип килгән тамашачылар да күп. Әгәр тамашага татар мәктәпләреннән киләләр икән, чыршы янындагы чара да саф татарча гына алып барыла. Без бит ата-аналар комитетлары, мәктәпләр белән дә турыдан-туры эшлибез, шуңа кайсы мәктәптән укучылар килүен дә беләбез", – диде Гүзәл Сәгыйтова, – Быел татарча тамашага укучыларны җыю җиңелрәк булды, чөнки без аның кыенлыгын узган ел ук аңладык һәм эшне иртәрәк башларга кирәклеген күрдек. Быел сентябрьдән үк төрле оешмаларга хатлар яздык, ата-аналар комитетларына мөрәҗәгать иттек. Шуны истә тотып, яңа ел тамашасына билетлар бик яхшы сатылды."

Чаллы Татар дәүләт драма театры
Чаллы Татар дәүләт драма театры

Чаллы Татар дәүләт драма театрының рәсми сайты ташландык хәлдә, аларның афишасын хәзер нибары Instgram-нан гына табып була. Андагы мәгълүматка караганда, әлеге театрда 21-25 декабрь, 3 гыйнвар көнәрендә балалар өчен "Тыпырдык" спектакле күрсәтеләчәк. Көн саен ике-өч тамаша һәм барысы да татарча. Шунда ук интерактив уеннар, Кыш бабай белән Кар кызы котлавы да күздә тотыла. Билет бәясе – 500 сум.

Чаллы дәүләт курчак театрында, 20 декабрьдән башлап, көненә ике-өч тапкыр, "Приключения медвежонка Умки" дигән тамаша күрсәтелә һәм ул 7 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Рәсми сайттагы мәгълүмат дөрес булуына инану өчен театрның кассасына шалтыратып белештек: Чаллы дәүләт курчак театрында татарча бер тамаша да юк.

Әлмәт татар дәүләт драма театрында балалар өчен Яңа ел бәйрәменә багышланган чаралар 24 декабрьдән башлана. 5 яшькә кадәрле балалар өчен "Бэби Елка", аннан олыраклар өчен "Тролли на пути к Дедушке Морозу" дигән тамашалар узачак. Исемнәреннән күренгәнчә, барысы да урысча. Билет бәясе – 250-350 сум.

Әлмәт театры мөдире Фәридә Исмәгыйлева Азатлыкка балалар өчен тамашаның урысчалы-татарчалы булачагын әйтте.

Фәридә Исмәгыйлева
Фәридә Исмәгыйлева

"Без быел спектакльләр уйнамыйбыз, бары тик чыршы янәшәсендә интерактив уеннар гына булачак. Яңа ел чарасына киләчәк балалар саны да бик аз, чөнки оешмаларда, һөнәр берлекләрендә андый чараларга йөрүне тыюлар бар. Пандемия аркасында чарарлар урамда гына рөхсәт ителә, – диде ул, – Махсус татарча гына Яңа ел тамашасы оештыру турында сүз кузгатмадык. Ә театрда булачак интерактив чара татарча да, урысча да узачак, артистлар балалар белән ике телдә дә аралаша. Сабыйлар өчен булачак "Бэби-елка"да сөйләшү юк диярлек: анда пластика, хәрәкәтләр белән уеннар гына.

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында 24 декабрьдән башлап "Тылсымлы тәңкәләр" дип аталган Яңа ел тамашасы күрсәтелә. Тамашалар татарча дип ышандыралар. Әлегә биш тамаша булыр дип планлаштырыла, билет бәясе 100 сум.

Театрның тамашачылар һәм махсус проектлар өчен җаваплы мөдир урынбасары Диләрә Маннапова әйтүенчә, татарча чараларга балалар җыюда бернинди кыенлыклар юк.

Диләрә Мәннәпова
Диләрә Мәннәпова

"Без әлегә декабрь аенда "Тылсымлы тәңкәләр"не биш тапкыр куярга планлаштырдык. 28 декабрьгә тагын бер тамаша куярга уйлап торабыз, аның өчен мәктәпкә шалтыратып белешергә кирәк. Бер чарага йөзләп укучы җыела, пандемия сәбәпле залны яртысыннан күбрәк тутырырга ярамый. Гыйнвар аенда балалар өчен тагын ике көн шушы ук "Тылсымлы тәңкәләр"не күрсәтәчәкбез. Безнең шәһәрдә ике урыс мәктәбе барлыгын исәпкә алып, тамашаларны урысча да тыңлый алу мөмкинлеге тудырдык – колакчын аша тәрҗемә бар. Урыс телендәге тамашачылар гомуми саннан 8-10 процентны тәшкил итә", диде Маннапова.

"Нур" театры
"Нур" театры

Уфада милли телдә бер генә тамаша көтелә

Уфа "Нур" татар дәүләт театрында 21 декабрьдән башлап 5 гыйнварга кадәр "Маҗаралы яңа ел" дип исемләнгән музыкаль әкият күрсәтеләчәк. Балалар өчен "Алтын ачкыч" дигән спектакль дә 5 гыйнварга кадәр дәвам итә. Бу тамашаларның исемнәре татарча язылган, әмма чынында алар урысча әзерләнгәне ачыкланды.

Театрның җәмәгатьчелек белән бәйләнешләр бүлеге җитәкчесе Гөлшат Сафина татарча аңлаучы балалар юк диярлек дип сөйләде Азатлыкка.

Гөлшат Сафина
Гөлшат Сафина

"Әгәр бездән татарча спектакль куюны сорыйлар икән, без рәхәтләнеп татарча куярга әзер. Тик, кызганыч, мәктәпләрдән, мәгариф бүлегеннән андый "заявка" юк. 2020 елның февраль аенда, без, үз инициативабыз белән, мәҗбүри рәвештә диярлек тамашачы туплап, татар оешмаларына шалтыратып татарча тамаша ясадык. Бүген театрның икътисади хәле яхшы дип, акчабыз күп дип әйтә алмыйм. Пандемия аркасында да театрның акча ягы чамалы. Безгә хәзер, ничек тә, рөхсәт ителгән 30 процент залны тутырып тамашалар ясарга, аз булса да, мая тупларга кирәк. Халыкка хезмәт хакы түләргә кирәк. Шуңа бүген татар балаларын 30 процент зал да җыя алмаганга, урысча спектакльләр куярга мәҗбүрбез. Бу үзебез өчен дә рәхәт хәл түгел. Урысча гына спектакль куясыз дип, Татарстаннан торып безне сүгәргә рәхәттер, ә сез Уфага килеп татар балаларын җыеп карагыз", диде Гөлшат Сафина.

Гафури театры (архив фотосы)
Гафури театры (архив фотосы)

М.Гафури исемендәге башкорт академия драма театрының рәсми сайтыннан күренгәнчә, анда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында балалар өчен тамашалар бик күп булачак. Афишада "Mouse story", "Серле көршәк", "Итекле бесәй", "Алтын ачкыч" дигән әкиятләр тезелеп киткән. Кайбер көннәрдә икешәр тамаша күрсәтелә. Билет бәясе – 250 сум. Исемнәре башкортча күрсәтелсә дә, башкорт театрында балаларга туган телдә тамашалар юк булып чыкты. Моны театр кассасында да расладылар. "Кайсыдыр көнгә бер башкортча тамаша куябыз дип сөйләшкәннәр иде, әле ул төгәл генә билгеле түгел, сайттан карап барыгыз, йә шалтыраткалап торыгыз", диде кассир.

М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Яңа ел марафоны 19 декабрьдән "Новый год наоборот" спектакле белән башланган. Бәйрәм көннәре афишасында "Волшебник изумрудного города" әкияте дә күренә. Тамашага билет бәясе – 500 сум. Башкортча бернинди тамаша да юк. "Башкортча бер тамаша да юк. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән биеп йөрүләр дә булмаячак, пандемия вакытында бу тыелды. Кыш бабай белән Кар кызы сәхнәдән генә котлаячак", диде кассир.

М.Фәйзи исемендәге Оренбур дәүләт татар драма театрында 24 декабрьдән Русиядә билгеле театр эшлеклесе, драматург Михаил Новаков пьесасы нигезендә әзерләнгән "Дед Мороз, ау-у-у-у!" исемле кышкы әкият күрсәтелә. Спектакльнең төп герое – Маша. Ул кышкы урман буйлап Кыш бабайны эзләп йөри. Тамашалар 8 гыйнварга кадәр бара, көненә икешәр тапкыр куелачак. Төп геройдан һәм спектакль исеменнән үк аңлашылганча, ул – урысча.

XS
SM
MD
LG