Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт шурасы регламентын үзгәртү ризасызлыктан соң кичектерелде


Татарстан Дәүләт шурасы утырышы (архив фотосы)

Депутат Илдар Шамилов Дәүләт шурасы регламенты турындагы канун өлгесе 92 депутатның хокукын боза дип саный.

Татарстан Дәүләт шурасы үзенең яңа регламенты турында канун өлгесе әзерләде. Депутат Илдар Шамилов әлеге үзгәрешләр депутатларның хокукын бозачак дип каршы чыкты. Яңа регламент кабул ителгән очракта, парламентта 100 депутат урынына 8ен генә калдырырга кирәк, дип тәнкыйтьләде.

"Беренчедән, комитет рәисенә берүзе карар кабул итә ала торган хокук бирелә. Ул үзе генә шәхсән канун өлгесен кире кага яки үзгәртә алачак. Моны канун өлгесен тиз арада кабул итәр өчен эшләнә дип аңлаттылар. Мондый тизлек нәрсә өчен кирәк? Минем сорауларыма җавап булмады. Бу үзгәреш белән Дәүләт шурасы депуталарының ирекле фикер йөртүне күзаллаган төп эш принцибы бозыла. Мәсьәләләр комитет рәисе кулына күчә. Ягъни 92 депутат урынына 8 комитет рәисе үзләре генә хәл итә алачак дигән сүз. Бәлки, алайса, радикаль адымнарга барырбыз? Әйдәгез, канунга үзгәрешләр кертеп, депутатларның санын 8гә генә калдырыйк. Үзләре генә карар кабул итеп утырсын.

Икенче үзгәреш – Русия хөкүмәте тискәре бәя биргән федерал инициативага депутатларның үзгәреш кертү мөмкинлеген бетерә. Мондый хәлләр дә була. Бу үзгәреш федерал тәкъдимгә өстәмә тавыш бирмичә эшләргә юл ача. Әлеге үзгәрешләр депутатның хокукын боза", диде Шамилов һәм канунны кабул итмәскә чакырды.

Канун өлгесен әзерләгән Канун һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шамил Яһудин Дәүләт шурасы регламентын үзгәртү кануннарны тиз арада кабул итәр өчен эшләнде дип аңлатты. Депутат хокукы бозылуын ул вак мәсьәлә диде.

Әлеге чыгыш берникадәр бәхәс тудырды. Фәрит Мөхәммәтшин канун өлгесен кабул итүне кичектерергә тәкъдим итте.

"Канунны тулысынча килешеп кабул итәргә кирәк. Безне беркем ашыктырмый. Әлегә фикер алышу белән чикләнеп торыйк", дип Мөхәммәтшин канун өлгесен кире борды.

Татарстан Дәүләт шурасы регламентына үзгәрешләр кертү Русия Конституциясен үзгәртү белән бәйле. Ләкин комитет рәисе вәкаләтен арттырып, депутатларның хокукын киметү турыдан-туры федерал кануннар белән бәйләп аңлатылмады. Канун өлгесен әзерләүче Татарстан депутатлары әлеге үзгәрешләрне үз ихтыярлары белән язган булып чыкты.

XS
SM
MD
LG