Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаепләү ягы Азат Мифтаховны алты елга хөкем итүне сорады


Азат Мифтаховны яклаучылар мәхкәмә каршында
Азат Мифтаховны яклаучылар мәхкәмә каршында

Прокуратура вәкиле Азат Мифтаховның җәмгыять өчен куркынычлы булуын белдерде һәм аны озак вакытка иректән мәхрүм итүне сорады.

Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсендә анархист, галим Азат Мифтахов эшенә багышланган быелгы соңгы утырыш бара. Мифтахов эше белән беррәттән Андрей Ейкин һәм Елена Горбань эшләре дә карала.

Азатның адвокаты Светлана Сидоркина Азатлыкка әйтүенчә, гаепләү ягы Мифтаховны 6 ел колониягә, Ейкинны 2 елга ирегеннән мәхрүм итүгә һәм 3 ел сынау мөддәтенә, Горбаньны 5 еллык сынау мөддәте белән шартлы рәвештә 4 елга хөкем итүне сораган. Гаепләү ягы шулай ук Азатның җәмгыять өчен куркыныч булуын, сак астында аз вакыт утыруын әйткән.

Гаепләү ягы мәхкәмә утырышын кичке унга кадәр дәвам итәргә әзерлеген белдергән. Сидоркина һәм Горбаньның адвокаты Никита Таранищенко тарафларны тыңлауны дәвам итәр өчен өстәмә вакыт сораячакларын җиткергән.

Бүгенге утырышка берничә журналист аккредитация алырга тырышып карады, ләкин барысы да кире кагылды. Хөкемдар Сергей Базаров үтенечне караудан баш тартты, "болай да утырыш ачык, ә беркем дә юк - бусы инде иминлек чаралары аркасында", диде.

Елена Горбань Азатлыкка белдерүенчә, Азат утырышта үз адвокатының сорауларына җавап биргән, гаепләүче сорауларына җавап бирүдән баш тарткан. Алга таба хөкемдар эш материалларыннан берничә документны укыган: Шаһит "Петров" (чын исеме әйтелми, яшерен шаһит) белән күзгә-күз очрашу беркетмәсе, Алексей Кобаидзеның (гаепләнүчеләрнең берсе, чит илгә качкан) Мифтаховны танып белү беркетмәсе (ул Азатны танымаган), башлангыч тикшерүне туктатып тору һәм яңарту беркетмәләре, тәрәзә ватылган урында Джонатан кушаматлы этне куллану беркетмәсе һ.б. Алга таба адвокат шаһит "Петров" күрсәтмәләрен тикшерү өчен тәрәзә ватылган урынны тикшерүне сораган, әмма хөкемдар моны кире каккан. Мәхкәмә тикшерү җыйган дәлилләрдән шикләнми.

Утырыш залында Никита Таранищенко Горбаньның шаһит буларак биргән күрсәтмәләрен игълан итүне сораган. Бу күрсәтмәләр үз вакытында басым астында алынган һәм, гаепләү таләбе нигезендә, ачыкча игълан ителмәде. Горбань ул күрсәтмәләрен раслаудан баш тарта.

Азат Мифтахов та мәхкәмәгә үз үтенечен җиткергән: Европа кеше хокуклары мәхкәмәсендә үзенең мәнфәгатьләрен Иван Асташин яклауны сораган. Мәхкәмә бу үтенечне җавапсыз калдырган.

Мифтаховны якларга килүчеләр дә, матбугат вәкилләре дә утырышка кертелмәде. Сакта утыручы тәфтишчеләр мәхкәмә бинасына керергә теләүче берничә тыңлаучыны "Коронавирус. Ишеткәнегез бармы ул сүзне?" дип каршы алган. Азатны хупларга килүчеләрнең берничәсе бина каршында кыска вакытлы пикет ясап алды - "Русия анархистларына азатлык" дип язылган плакатларга Азатның сурәте төшерелгән. Башка плакатларга "Азат Мифтаховка - азатлык", "Русиянең киләчәген төрмәләргә утырталар" дип язылган. Соңрак өч пикетчыны полиция хезмәткәрләре тоткарлады.

Азатны азат итүне сораган петициягә имзалар җыю дәвам итә.

Азат Мифтахов — математик, МДУ аспиранты. 2019 елның февраль башыннан сак астында. Тикшерү версиясенә караганда, Азат ике ел элек "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватучылар арасында булган. Гаепләү тәрәзә ватылып бер ел узгач, Мифтаховны "тәэсирле кашлары"ннан таныган яшерен шаһит күрсәтмәләре нигезендә төзелә. Ноябрьдә мәхкәмә утырышы Азат Мифтаховны сак астында калдыру вакытын 4 мартка кадәр озайтты. Ул вакытка Азатның СИЗОда утыруына ике елдан артык булачак.

XS
SM
MD
LG