Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дональд Трамп АКШ саклану бюджетына вето салды


Дональд Трамп
Дональд Трамп

1960нчы еллардан бирле беренче мәртәбә АКШ президенты саклану бюджетын кабул итүгә киртә куйды. Трамп әлеге бюджет проектын "Кытайга һәм Русиягә бүләк" дип бәяләде.

АКШ президенты Дональд Трамп киләсе елга саклану бюджеты турында канун өлгесенә вето салды. Әлеге канун 740 млрд долларлык бюджетны күздә тота.
Трамп әлеге документ илкүләм иминлек өчен хәлиткеч чараларны күздә тотмый дип санавын белдерде. Шулай ук канун өлгесе президент идарәсенең эчке һәм тышкы сәяси мәсьәләләрдә Америкага өстенлек бирү тырышлыгына каршы килә дигән Трамп. "Бу Кытайга һәм Русиягә бүләк" дип ассызыклаган Ак йорт башлыгы.

Трамп шулай ук әлеге документта "ветераннарыбызны һәм хәрби тарихыбызны хөрмәт итмәүче" бүлекләр бар дип тә белдергән. Элегрәк президент бюджет өлгесенең конфедерат-генераллар исемнәре кергән хәрби ныгытма атамаларын алыштыру турындагы өлешенә каршы чыккан иде. Моннан тыш, Трамп интернет-платформаларны кулланучылар урнаштырган контент өчен юридик җаваплылыктан азат итә торган бүлекне кертмәүне дә таләп иттте.

1960нчы еллардан АКШ саклану бюджеты ел саен кабул ителде, дәүләт җитәкчесе аңа беркайчан да киртә куймады. Конгрессның ике пулаты да декабрьдә әлеге өлгене күпчелек тавыш белән хуплады. Бу юлы Конгресс әгъзалары тавышларның зарур булган өчтән икесен җыеп, президент ветосын узар дип көтелә.

Быел Пентагон бюджеты проекты Русиянең "Төньяк агым-2" һәм "Төркия агымы" газүткәргеч проектларына каршы чикләүләрне дә күздә тота. Документка ярашлы, "Төньяк агым-2" газ торбалары салучы корабларга эретеп ябыштыру җиһазлары саткан яки ул корабларны заманчалаштырып үзгәртеп корган ширкәтләргә каршы чикләүләр кертелә. Моннан тыш, проектта катнашучыларга иминият һәм сертификация хезмәте күрсәтүче ширкәтләргә карата да чикләүләр киңәйтелә.

XS
SM
MD
LG