Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов киләсе елда Казан Җәмигъ мәчете урынын билгеләп эшне башларга вәгъдә итте


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты ел йомгакларына һәм киләсе елдагы бурычларга багышланган матбугат очрашуында Җәмигъ мәчете, җинисәп, Болгарда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү турында сөйләде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетен төзү эше киләсе елда башланачак дип белдерде. Ләкин гыйбадәтханәнең урыны һаман билгеләнмәгән. Бу хакта президент бүген еллык матбугат очрашуында әйтте.

"Зур бәйрәмдә халыкны җыя торган 10 мең кешелек Җәмигъ мәчете кирәк. Бу эшне зур ширкәтләр дә күтәрә. Без дә катнашыр идек. Гади кешеләр дә мәчетне сорый. Монда ике мәсьәлә бар. Беренчедән, дөрес урынын табарга кирәк. Безнең берничә җир бар. Халыкка уңай, шәһәр өчен матур бина булсын дибез. Кешеләрнең ничек килеп, ничек китүләрен өйрәнәбез. Икенчедән, конкурс үткәреп, мәчетнең кыяфәтен караячакбыз. Бу юнәлештә эш бара, пандемия безне бераз туктатты. Киләсе елда урынын билгеләп, эшне башларга тиеш булабыз", диде Миңнеханов.

Моннан тыш, Татарстан президенты җанисәп мәсьәләсенә дә тукталды. Ләкин татарны бүлгәләргә тырышу кебек мәсьәләгә кагылмады.

"Русия өчен җанисәп җитди вакыйга. Бу кеше санын исәпләү генә түгел, без нинди милләтләр яшәвен белергә тиеш. Бу киләчәктә эш алып барганда әһәмиятле. Кеше үзенең кем икәнен белмәсә, кем була? Ул үзенең тарихын, ата-бабаларын, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Шуңа да җанисәп безнең өчен мөһим акт. Комиссия булдырылды, районнарда эш бара. Татарстанда чуаш, удмурт, мордва, марилар яши. Аларның нинди мәнфәгате бар? Безгә Татарстаннан читтә күпме татар яшәвен белү кирәк. Без бу мәсьәләгә җитди карыйбыз. Безнең өчен сан гына мөһим түгел, халыкның кайда һәм нинди ихтыяҗы булуын белергә кирәк", диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын билгеләп үтү мәсьәләсенә дә тукталды. Аның сүзләренчә, ул Русия күләмендә генә түгел, халыкара дәрәҗәдә бәйрәм ителергә тиеш.

Президенттан чит илләр өчен онлайн татар мәктәбе оештыруны сорадылар. Ул бу мәсьәләне өйрәнәчәкләрен әйтте.

XS
SM
MD
LG