Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галимнәр Азат Мифтахов эше аркасында Русиядә Халыкара математиклар конгрессын бойкотларга тәкъдим итә


Борис Немцов маршында Азат Мифтаховка да теләктәшлек белдерелде

АКШ, Канада һәм Европа илләреннән математика галимнәре ачык хат язып, хезмәттәшләрен Русиядә узачак ICM халыкара математиклар конгрессында катнашмаска чакырды.

Конгресс 2022 елда Петербурда узарга тиеш. Петербур шәһәре 2018 елда Сан-Паулуда узган конгрессның Генераль ассамблеясында сайлап алынган иде.

Бойкот сәбәпләренең берсе буларак математик Азат Мифтаховны сәяси эзәрлекләү атала. Башка сәбәпләр арасында Русиядә сәяси оппонентларга һәм журналистларга карата репрессияләр булуы, Крымны аннексиясе, Сүрияне һавадан утка тотулар һәм ЛГБТ вәкилләрен кысырыклау әйтелә.

Галимнәр соңгы елларда Русия төрмәләрендә һәм төзәтү колоияләрендә хокук яклаучылар, журналистлар һәм галимнәр саны кискен артты дип белдерә.

"Мемориал" хокук саклау үзәге мәгълүматынча, 2018 елның сентябренә илдә 188 дән артык сәяси тоткын һәм намус тоткыны булган.

"Русия Федерациясендә сәяси тоткыннар еш кына рәхимсез мөнәсәбәткә яки газаплауларга дучар ителә" диелә галимнәр мөрәҗәгатендә.

Хатта Русия хакимиятенең МДУ математик-аспиранты Азат Мифтаховны гаеп белдерелмәгән килеш 2019 елның 1 февреленнән бирле сак астында тотуы әйтелә. Галимнәр шулай ук МДУ ректоры, хакимлек итүче "Бердәм Русия" фиркасе әгъзасы Виктор Садовничийның 2022 елда узачак математиклар халыкара конгрессының башкарма комитетында катнашуын да ассызыклый.

"Русия системлы рәвештә Кырым татарларының ватандашлык, сәяси һәм мәдәни хокукларын кыса. 2019 елның июлендә 20дән артык кырымтатар активистлары нигезләнмәгән терорчылыкта гаепләнде" дип галимнәр Кырым аннексиясе проблемында тукталган.

Математиклар соңгы елларда Русиядә Путин режимын тәнкыйтьләгән танылган кешеләр үтерелүен дә искәртә. Журналист һәм хокук яклаучы Анна Политковская, сәясәтче Сергей Юшенков, хокук яклаучы Наталья Эстемирова, журналист Анастасия Бабурова, хокук яклаучы Станислав Маркелов, Америка журналисты һәм Forbes журналының Русиядәге редакциясе мөхәррире Пол Хлебников, физик һәм сәясәтче Борис Немцов исемнәре атала. 2014 елда Болотная мәйданы эше фигурантларын яклап тыныч протестны туздырып ташлау, аның нәтиҗәсендә танылган уйлап табучы Виктор Васильев кулга алынуы да искә алына.

Хатта әйтелгәнчә, "бойкот максаты Русия хөкүмәте гамәлләре өчен Русия математикларына җәза бирүдә түгел яки аларның чит илдәге коллегалары белән хезмәттәшлеген булдырмау да түгел", ләкин, хатка кул куючылар фикеренчә, Русиядәге җыенда катнашып, Русия математика җәмгыяте "Путин режимына ышаныч ныгыта", чөнки ул ил хөкүмәте тарафыннан финанслана.

Хатны ике дистәгә якын ил - Польша, Франция, Германия, Англия, АКШ, Украина, Коста Рика, Мексика, Дания, Швейцария, Уругвай, Тайвань, Канада, Швеция, Австрия, Израиль, Маҗарстан һәм башка илләр вәкилләре имзалаган. Халыкара математиклар конгессы – бөтен дөньядан бу өлкәдәге иң зур белгечләр җыела торган иң дәрәҗәле, йогынтылы һәм киңкүләм җыен.

Аннан алда дөнья илләреннән математиклар Азат Мифтаховка теләктәшлек белдереп һәм аны иреккә чыгаруны таләп итеп хат язган иде.

Мифтаховны яклап "Большая книга" премиясе лауреаты, язучы Шамил Идиятуллин һәм язучы Рифа Рәхман да хатлар язды.

Азат Мифтахов — язучы Фәнзаман Батталның оныгы (1939-2015).

23 декабрьдә Мәскәүнең Головино мәхкәмәсендә "Бердәм Русия" тәрәзәсен вату турындагы эшнең чираттагы утырышы булды. Дәүләт гаепләүчесе Азат Мифтаховка 6 ел гомуми тәртипле колония сорады.

КДУның мехмат аспиранты Азат Мифтахов 2019 елның 1 февралендә шартлаткычны канунсыз әзерләүдә шикләнеп кулга алынды. Азат үзен газаплауларын, шул ысул белән гаебен танытырга тырышуларын белдерде. Соңрак Җәмәгать күзәтү комиссиясе әгъзалары Мифтаховка карата көч куллану булганын раслады. "Мемориал" хокук яклау үзәге Азат Мифтаховны сәяси тоткын дип таныды.

Мифтахов эше буенча утырыш 25 декабрьгә билгеләнгән.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG