Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтахов мәхкәмәдә соңгы сүзен әйтте. Мәхкәмә янында 20ләп кеше тоткарланды


Полиция мәхкәмә бинасы каршында Азат Мифтаховка теләктәшлек белдерүчеләрне тоткарлый
Полиция мәхкәмә бинасы каршында Азат Мифтаховка теләктәшлек белдерүчеләрне тоткарлый

Азат Мифтаховның соңгы сүзе тыңланган мәхкәмә бинасы янында аңа теләктәшлек белдерергә җыелганнар һәм журналистлар, шул исәптән Азатлык хәбәрчесе – барлыгы 19 кеше полиция тарафыннан тоткарланган.

2018 елда Мәскәүдә Бердәм Русия фиркасе бүлегенең тәрәзәсен ватуда гаепләнеп хөкем ителүче математик, анархист Азат Мифтахов Мәскәүнең Головин районы мәхкәмәсендә соңгы сүзен әйтте.

Мифтаховның чыгышы турында Азатлыкка әлеге эшкә бәйле рәвештә хөкем ителүче гаепләнүчеләрнең берсе Елена Горбань сөйләде.

Азат соңгы сүзендә анархистлар хәрәкәте активисты булуы һәм шул ук хәрәкәтнең чараларын үткәрү, куәт структуралары рейдерларына каршы көрәш турында сөйләгән. Азат әйтүенчә, бу эшчәнлек "Э" үзәге тарафыннан үч алуга сәбәп булган, һәм әлеге җинаять эшен аңа нәкъ менә шушы эшчәнлеге өчен ягалар.

Башка гаепләнүчеләр әйткән сүзләрдән соң берни дә өстәргә кирәкми, дип саный Азат. Бердәм Русия офисына һөҗүмгә тукталып "Әмма без өйдә яшәүче башка кешеләрнең фикерен белмибез. Алар арасында чараны файдалы дип санаучылар да булырга мөмкин, чөнки Бердәм Русия фиркасен халык та яратмый. Шуңа күрә бу чара өчен анда катнашучыларны бүләкләргә генә мөмкин", дигән Мифтахов.

Ул үзен хуплаган кешеләргә бик рәхмәтле булуы, бик күп хатлар, финанс ярдәме килүен дә белдергән.

Утырыш тәмамланганнан соң полиция мәхкәмә бинасы янына Азат Мифтаховка теләктәшлек белдерергә килгәннәрне һәм күзәтүче журланистларны – барлыгы 19 кешене тоткарлап "Коптево" эчке эшләр бүлегенә алып киткән. Тоткарланган журналистлар арасында Азатлык радиосы хәбәрчесе дә бар. Тоткарланганнарны якларга ОВД-Инфо адвокаты Сергей Тельнов һәм "Апология протеста" адвокаты Александр Альдаев килгән.

Бүгенге утырышка, башка журналистлар кебек үк, Азатлык хәбәрчесе дә кертелмәде, мәхкәмә аккредитация бирүдән баш тартты. "Коронавируска каршы чаралар аркасында, пресса залга хөкем карарын тыңларга гына кертеләчәк", дип аңлатты телефоннан мәхкәмәнең матбугат хезмәте. Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина утырышларга уздырылмаган журналистлар исемлеген җыеп, Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә тапшырасы мөрәҗәгатькә беркетәчәген әйтте.

Бердәм Русия офисына һөҗүм турында җинаять эше нигезендә барлыгы өч кеше хөкем ителә – математик Азат Мифтахов белән беррәттән Елена Горбань һәм Андрей Ейкин да тәрәзә ватуда катнашуда гаепләнә.

23 декабрьдәге мәхкәмә утырышында гаепләү ягы Мифтаховны 6 ел колониягә, Ейкинны 2 елга ирегеннән мәхрүм итүгә һәм 3 ел сынау мөддәтенә, Горбаньны 5 еллык сынау мөддәте белән шартлы рәвештә 4 елга хөкем итүне сорады. Гаепләү ягы шулай ук Азатның җәмгыять өчен куркыныч булуын, сак астында аз вакыт утыруын әйтте.

Мәхкәмә карары 11 гыйнварда игълан ителер дип көтелә.

Азат Мифтахов — математик, МДУ аспиранты. 2019 елның февраль башыннан сак астында. Тикшерү версиясенә караганда, Азат ике ел элек "Бердәм Русия" офисы тәрәзәсен ватучылар арасында булган. Гаепләү тәрәзә ватылып бер ел узгач, Мифтаховны "тәэсирле кашлары"ннан таныган яшерен шаһит күрсәтмәләре нигезендә төзелә. Ноябрьдә мәхкәмә утырышы Азат Мифтаховны сак астында калдыру вакытын 4 мартка кадәр озайтты. Ул вакытка Азатның СИЗОда утыруына ике елдан артык булачак.

XS
SM
MD
LG