Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Пандемия кешеләрне якынайтты" 2020 елга социолог һәм психолог бәяләмәсе


Казаннар тәмамланып килүче 2020 елны ничек истә калдыра һәм киләсе елга нинди өметләр баглый? Социолог Чулпан Илдарханова һәм психолог Самат Хәбибуллин белән ел йомгаклары һәм киләсе елга ничек карарга кирәклеге турында сөйләштек.

Казан урамында Азатлык сораштырган кешеләрнең күбесе 2020 елда пандемия белән беррәттән Русия Конституциясен үзгәртүне, Русия президенты мөддәтенең нольләштерелүен тискәре яктан бәяли. Шулай ук 2020 елда бәяләр артуы, татар милли хәрәкәте вәкилләренә карата басым көчәюе турында әйтәләр. Күпләр 2020 елны сынау елы, яңа тәҗрибә дип бәяли.

2020 ел ничек истә калды? 2021дән ни көтәсез?
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:15 0:00

Азатлык белән сөйләшкән социология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм Демография үзәге җитәкчесе Чулпан Илдарханова елның иң зур вакыйгасы пандемия һәм кешеләр тормышының үзгәрүе булды ди. Аның фикеренчә, кешеләр мондый сынауга әзер түгел иде, күпләр югалып калды.

Чулпан Илдарханова
Чулпан Илдарханова

"Без демография белән шөгыльләнгәч, бар игътибарны төрле катлау вәкилләренең бигрәк тә изоляциядә үз-үзен ничек тотуына бирдек. Кешелек дөньясы яңа сынау белән очрашты һәм җәмгыять үзен төрлечә күрсәтте. Кайбер дәүләтләр җәмгыять белән берләшеп эш итте. Татарстанга күз салганда, халыкның үз тормышына, сәламәтлегенә битараф булуы күзәтелде. Моңа кадәр дә җаваплы караш юк иде, пандемия моны ачык күрсәтте. Коронавирус йоктырмас өчен чаралар булдырылды, әмма кешеләр бу киңәшләргә колак салмады һәм салмый. Табиблар әйткәннәр төгәл үтәлсә, коронавирустан үлүчеләрнең саны артмас иде, — дип сөйләде галимә. — Кешеләрнең тормышында ниләр үзгәргәнен күзәттек. Балалы гаиләләрне алабыз икән, монда ике юнәлешне карарга кирәк. Бер яктан, балалы кешеләрнең үз гаиләләренә күбрәк игътибар итү өчен вакытлары барлыкка килде. Көндәлек тормышта һәр кешенең графигын күздә тотабыз икән, бу аларга бер бүләк кебек булды. Ата-аналарның үз балалары өчен вакытлары барлыкка килде. Балаларына нәрсәләр ошый, алар нишләргә ярата — ичмасам шушыны белделәр.

Кешеләр үзләре өчен мөһим, кадерле булган төшенчәләр турында уйлана башлады

Икенчедән, без пандемия чорында ирләр арасында сораштыру уздырдык. Анда аларның гаиләгә, тәрбиягә үз өлешләрен кертергә никадәр әзер булуын ачыклап була иде. Изоляция чорында барлык ирләрнең дә үз балалары белән якыннан аралашырга әзер түгеллеге аңлашылды. Шул ук вакытта ялгыз ирләрнең үз гаиләләрен корырга теләге зур булуы аңлашылды. Алар изоляциядә ялгыз гына өйдә утыру күңелсез дип аңлатты. Кешеләр үзләре өчен мөһим, кадерле булган төшенчәләр турында уйлана башлады, киләчәк буын, нәсел турында кайгырталар", ди Илдарханова.

Галимә шулай ук кешеләрдә пандемия чорында уңай сыйфатлар да тәрбияләнде дигән фикердә.

"Кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, башкаларга ярдәм күрсәтү кебек сыйфатлар артты кешеләрдә. Ялгызларга, авыруларга ярдәм кулын сузучылар саны күбәйде. Коронавирус 2021 елда да юкка чыкмаячак. Бу авыруга бәйле авырлыклар киләсе елда да калачак. Әмма кешеләр барыбер яхшылыкка омтыла, уңай үзгәрешләргә өметләнә. Бу — уңай күренеш. Кешеләр дәүләткә яңа таләпләр куя икән, бу халык белән дәүләт арасында диалог урнаштырырга теләү белән аңлатыла", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Психолог Самат Хәбибуллин 2020 елгы төп вакыйга — пандемия һәм аның аркасында кешенең үз-үзенә булган карашын үзгәртергә тырышуы төп күренешләрнең берсе булды дип сөйләде Азатлыкка. Ул тискәре күренешләр белән беррәттән уңай яклар да күп булды дип саный.

Самат Хәбибуллин
Самат Хәбибуллин

"2020 ел кешелек дөньясы өчен коронавирус чире белән истә калгандыр дип уйлыйм. Без күнеккән дөнья үзгәрде, акрынлап виртуаль дөньяга күчә башлады тормыш. Күпләр моны авыр кабул итте, эшен югалтучылар күп булды, ә кемдер тиз генә төрле мөмкинлекне файдаланып эшен корырга тырышты. Үземә килгәндә дә, моңа кадәр бик сирәк кенә онлайн консультацияләр уздыра идем, коронавирус башлангач барысы да интернетка күчте. Кешеләр изоляциядә утырып үз һөнәрләре кешелеккә кирәкме, юкмы дип уйлый башлады, — ди Самат әфәнде. — Яңа вазгыять иде бу, шуңа күп кешеләргә психологик яктан авыр булды. Психологларга мөрәҗәгатьләр арасында иң күбе балаларны ничек укырга мәҗбүр итү иде. Пандемия вакытында өйдә баланы белем алуга күндерү күпләр өчен зур проблемга әверелде. Ата-ана да бик арыды, аларга эш белән бергә балаларны да оештырырга кирәк иде. Икенчедән, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр кискенләште. Изоляциядә тәүлекләр буена бергә булу аркасында ызгыш-талаш, бер-берен аңламау күренешләре ешайды.

Кеше бер-беренең кадерен аңлый башлый

Гомумән алганда, хәзер эгоизм чоры. Һәркем үзен генә уйлый, кайгырта. Коронавирус кешеләрне бер-беренә якынайтачак дип уйлыйм. Проблемнарның булуы бер караганда нигъмәт кебек. Кеше бер-беренең кадерен аңлый башлый.

Быел бик күп кеше якыннарын җирләде. Адәм баласына бу югалтуларны кичерү өчен вакыт кирәк булачак. Кайбер кешеләр үлемнән куркып беркем белән дә аралашмый яисә аралашуны бик чикли. Болай ук радикаль адымга барырга кирәкми. Саклану кирәк. Әйтик, хәзер кеше өйгә кергәч тә башта кулын юа, аннан соң гына күрешә. Ә бер ел элек андый хәл юк иде. Битлек киюгә дә кеше күнегә бара. Бер караганда, коронавирус кешене дисциплинага өйрәтте.

2021 елны билгесезлек елы дип әйтәләр, чөнки узган ел бу вакытта әле мондый билгесезлек юк иде. Кешеләр хәзер киңкүләм мәгълүмат чараларына бик ышанмый башлады. Әйтик, менә хәзер тагын яңа дулкын булачак, бик авыр булачак дип сөйлиләр. Кешенең баш мие төрле мәгълүмат капкынына эләгә ала. Кеше исә гарантия тели. Аның өчен, ай саен билгеле бер хезмәт хакы алынса, тынычрак. Кеше бөтен нәрсәдә тотрыклылык тели. Әмма бу — алдану. Гарантия теләге табигатьтән ерагаю, чөнки табигатьтә тотрыклылык юк", ди психолог.

Әгәр кеше бер нәрсәдән курка икән, ул аларны үзенә тартып китерә

Самат Хәбибуллин 2020 елда кешеләр пандемия сынавын канәгатьләнерлек үтте дип саный. Изоляция кешеләрне бер-беренә карашын үзгәртергә этәрде, бер-беренә хөрмәте артты, ди ул. Аның фикеренчә, киләсе елны яңа мөмкинлекләр чоры итеп кабул итәргә кирәк.

"Ел алмашына, аны барысы да яхшы булачак дип каршыларга кирәк. Кешедә курку бар әле. Психологиядән карасак, курку — яшерен теләк. Әгәр кеше бер нәрсәдән курка икән, ул аларны үзенә тартып китерә. Начарлыкны уйласа, кеше шул начарлыкны үзенә чакыртып китерә. Уй, ният, фикер тормыштагы вакыйгаларны формалаштыра. Кеше матур уйлый икән, яхшылыкка тап булачак. Начар уйлый икән, бәлане көт тә тор. Яхшыга өметләнү мөһим", дип аңлата ул.

XS
SM
MD
LG