Accessibility links

Ярсу, ару һәм апатия. Пандемия кеше психологиясенә ничек тәэсир итә?


Коронавирус авыруы һәм пандемиянең кеше психикасына тәэсире, җәмгыятьтә борчу хисе артуы һәм аның белән көрәшү юллары турында психолог белән сөйләштек.

Дөньяда һәм Русиядә коронавирус авыруы таралуын дәвам итә. Авыру кешеләргә физик яктан гына тәэсир итеп калмый, күп кенә психологик проблемнарны да барлыкка китерә. Җәмгыятьтә борчылу, курку хисләре дә күзәтелә.

Коронавирус белән авырган кайбер кешеләр аның психикага тәэсир итүен дә сөйли. Мәсәлән, танылган артист Зөлфия Вәлиева Азатлыкка авырып чыкканнан соң күңелгә кергән зур борчу хисе, тын кысылу, начар уйлар, депрессия турында сөйләде. Кайбер галимнәр дә Covid-19ның кеше психикасына тәэсире турында белдерә.

Пандемия кешеләрдә нинди хисләр уята? Коронавирус кеше психологиясенә ничек тәэсир итә? Тискәре фикерләргә каршы ничек көрәшергә? Азатлык шушы һәм башка темаларга Мәскәүдә эшләүче хосусый психолог, кешеләрнең эчке кичереше белән тирәнтен эшләүче Айнур Гәрәев белән сөйләште.

— Русиядә коронавирус тарала башлангач, сезгә борчылу, депрессия сәбәпләре белән ешрак мөрәҗәгать итә башладылармы? Бу мәсьәләдә ярдәмгә мохтаҗ артуны күзәтәсезме?

— Үземә мөрәҗәгать итүчеләр бик нык артты дип әйтә алмыйм. Нәкъ ковид белән авырып чыгучыларның миңа "фәлән депрессиям барлыкка килде" дип әйткәннәре булмады.

Кешеләрдә борчылу хисе артуы күзәтелә

Тик гомумән алганда, әйе, кешеләрдә борчылу хисе артуы күзәтелә. Соңгы ел тотрыклылык, контрольне яратучы кешеләргә аеруча авыр тәэсир итә. Андый кешеләр үзләрен имин хис итәргә ярата, аларга тормышта гел контроль, барлык вакыйгаларны алдан күреп, аларга әзерләнү мөһим. Пандемия чорында андый кешеләр үзләрен нык тынычсыз хис итә.

Айнур Гәрәев
Айнур Гәрәев

— Коронавирустан нык курыккан кешеләр дә бар, сезнең практикада андый кешеләр булдымы?

— Әйе, беләсезме, аерым төр кешеләр бар, аларда һәр нәрсәгә урынсыз шикләнү хисе бик көчле. Әйтик, үзләрендә кечкенә шешне табып, шунда ук "бу – яман шеш авыруы" дип әйтә алган кешеләр бу. Мондый кешеләр гел тискәре хәбәрләр карый һәм укый, алар үзләрен гел тикшертә, авырыйм дип шикләнә.

Мондый кешеләрдә коронавирус сәбәпле борчылу, шом хисе нык артты. Ковид бу төр кешеләр психикасына нык басым ясады.

— Коронавирус сәламәтлеккә генә түгел, кешенең нерв системына да тәэсир ясый дигән фикер бар. Бу турыда нәрсә уйлыйсыз?

Кешенең психик халәте һәм физик торышы үзара бәйләнештә тора

— Кеше организмында бар нәрсә бер-берсенә бәйле бит. Хисләр, эмоцияләр тәндә төрле гормоннар, ферментлар барлыкка китерә. Кешенең психик халәте һәм физик торышы үзара бәйләнештә тора. Шуңа күрә, әйе, авырып чыккан кешенең рухи хәленә дә тәэсире булырга мөмкин, моны инкарь итәргә ярамый. Моңарчы мин әйткән борчылулар, шомлы хисләр дә кеше сәламәтлегенә зыян сала ала, шуңа алар белән бик сак булырга кирәк.

Ләкин коронавирус тәэсирен мин күбрәк изоляция режимы, читтән торып эшләү, быел күзәтелгән билгесезлек хисләрендә күрәм.

— Моңа бәйле сезгә мөрәҗәгать итүчеләр булдымы? Өйдә утыру, гадәти булмаган тәртиптә яшәү кешеләр психикасына ничек тәэсир итте?

— Русиядә үзизоляция тәртибе башлангач, кешеләрдә ярсу, ару хисләре артты, кемдәдер алар депрессия хәленә дә барып җитте. Эчке тынычлык, ял итә алу мөмкинлеге юк иде, шуңа кешеләр үзләрен начар хис итте, эчке киеренкелек артты.

Мисал өчен, гаиләле кешеләр моңарчы кайбер проблемнарны "качып" хәл итә иде. Өйдә ниндидер проблем бар, кеше иртүк эшенә "кача" да, эмоциональ яктан ял итә. Үзизоляция вакытында исә беркая да качып булмый, шуңа хисләр ташып тора, киеренкелек барлыкка килә.

Эшне югалтучылар апатия хәленә, депрессиягә керә

Әле шуны онытмаска кирәк, кайбер кешеләр кризис сәбәпле эшсез, акчасыз да калды бит. Миңа килүчеләр арасында андыйлар булмады, алар күбрәк бушлай ярдәм күрсәткән хезмәтләргә мөрәҗәгать итәдер. Ләкин андый кешеләр күп дип беләм, эшне югалтучылар апатия хәленә, депрессиягә керә, чарасызлыктан "берни эшлисе килми" дигән хәл барлыкка килә. Мондый очракта кеше бу хәлне "ялкаулык" дип атый ала, чынлыкта бу ялкаулык түгел, бик көчле стресс барлыкка килү сәбәпле туган апатия.

— Төп сорау: нишләргә соң? Борчылу хисе артканда, депрессия барлыкка килгәндә, универсаль киңәшләр нинди?

— Депрессия сүзе deprimo (изү, бастыру) сүзеннән барлыкка килә. Кеше үз хисләренә игътибар итмичә, аларны изсә, бастырса, нәкъ бу депрессия халәте барлыкка килә дә. Шуңа күрә иң беренче киңәш: үз хисләреңне бастырырга ярамый, аларны сизә, күрә белергә кирәк. Без хисләребезгә битараф булсак, вакыт узу белән алар көчәя генә. Шуңа үзеңә хисләнергә рөхсәт итү кирәк. Ләкин бу очракта ялгыз булырга кирәкми, көчле хисләр вакытында якын кешеләрнең ярдәме кирәк.

Кеше апатия, берни эшлисе килми дигән хәлгә эләксә, үзен тәнкыйтьләргә, әрләргә кирәкми. Якын кешеләрдән ярдәм, терәк сорарга кирәк, мондый халәттән үзеңә генә чыгу бик авыр, еш кына хәтта мөмкин дә түгел.

Практик киңәшләрдән шуны әйтер идем: коронавирус турында хәбәрләрне әзрәк укырга, карарга кирәк. Гамәли яктан бу әллә ни файдалы түгел, шомлану хисе, паника барлыкка киләчәк. Паникага бирелүче кешеләргә исә анык гамәлләр планын язып чыгу еш кына ярдәм итә: әйтик, минем белән берәр начар әйбер булса, нишләргә, нинди планым бар. Бу план гамәлдә кирәк булмаса да, кешегә ул тынычлык бирә ала.

Коронавирус турында хәбәрләрне әзрәк укырга, карарга кирәк

Физик яктан үзең турында онытырга ярамый: физик күнегүләр нык ярдәм итә, дөрес туклану да бик мөһим. Кешенең физиологик халәте начар булса, эмоциаль яктан да авыр булачак, шуңа физик хәлне тәртиптә тотарга кирәк, яхшы сәламәтлек психикага яхшы терәк булып тора.

Кешегә ялгыз калырга кирәкми, авырлыклар булган чакта, кем белән дә булса, алар турында сөйләшү кирәк: туганнар, дуслар, якыннар. Хәзер махсус ярдәм төркемнәре дә бар. Белгечләргә дә мөрәҗәгать итү урынлы булыр, аеруча көчле депрессия булса. Кешедә депрессия барлыкка килә икән, бу инде авыру, аны белгеч белән дәвалау кирәк, бу хәлдән "ихтыяр көче" кебек идеяләр белән генә чыгып булмый, моны ярдәм кирәк.

— Туганнарыгыз, танышларыгыз арасында коронавирус белән авырып чыгучылар булдымы? Аларда борчу, депрессия хәлен күзәттегезме?

— Әйе, танышларым арасында авыручылар күп булды, аеруча икенче дулкын вакытында вирусны йоктыру нык күбәйде. Аларда күбрәк курку хисе булган, барыбер, җәмгыятьтә авырудан курку хисе көчле бит. Кайбер дусларым авырып чыкканнан соң күпмедер үзгәрде, тормышны башкача кабул итә башлады, хәтта рухи яктан үстеләр дип әйтер идем.

— Ничек уйлыйсыз, пандемия кешеләрне психологларга, белгечләргә ешрак мөрәҗәгать итәргә мәҗбүри итәме? Русиядә психологларга мөрәҗәгать итү гадәте барыбер киң таралмаган бит?

— Соңгы елда кешеләрдә борчылу хисе сизерлек арткан дип уйлыйм. Кешеләр болай да борчулы, тотрыксызлык, билгесезлек бу хисне тагын да арттыра. Шуңа психологларга ешрак мөрәҗәгать итәчәкләр дип уйлыйм.

Психологларга күбесенчә белемле кешеләр йөри

Минемчә, соңгы арада Русиядә психологларга мөнәсәбәт үзгәрә башлады. Элек күпчелек кешедә психологка йөрү гадәте булмаса, хәзер күп кенә танылган кешеләр дә белгечләргә йөри, бу турында сөйли, мин психологка йөрим дип мактана. Мәскәүдә психологка йөрү инде гадәти хәлгә әйләнгән, бу хәтта хөрмәт тә уята. Психологларга күбесенчә белемле кешеләр йөри, уңышка ирешүче кешеләр психологларга тренерга йөргән сыман йөри.

* * *

Белешмә. Рәсми мәгълүматларга караганда, 3 декабрь Русиядә (аннексияләнгән Кырымны да кертеп) коронавирус инфекциясен йоктыруның яңа максимумы – тәүлегенә 28 145 очрак теркәлгән. Авыруларның гомуми саны 2 375 546 кеше булган. Бу хакта коронавирус таралуга каршы көрәш штабы хәбәр итә. СOVID-19дан тәүлегенә 554 кеше үлгән. Бер көн элек пандемия башланганнан бирле тәүлегенә үлүчеләрнең иң зур саны - 589 очрак теркәлгән иде.

Рәсми саннар. 03 декабрь 11:00

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 14 689 (+141) 12 211 (+71) 86 (+2)
Татарстан10 601 (+87) 9 294 (+79) 141 (+3)
Русия2 375 546 (+28 145) 1 859 851 (+29 502) 41 607 (+554)

стопкоронавирус.рф

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG