АКШ президенты Дональд Трамп АКШның 2021 финанс елы (1 октябрьдән башлана) бюджетын имзалады. 2,3 трлн долларлык бюджетка кул куелуы турында Ак йорт сүзчесе Джадд Дир хәбәр итте.
АКШның киләсе ел бюджетына Русиягә каршы торуга чыгымнар да кертелгән. Моңа 290 миллион доллар юнәлтеләчәк. Кытайга каршы торуга 300 миллион доллар бүлеп бирелә.
Февральдә АКШ президенты Дональд Трамп Русиягә каршы торуга 700 миллион доллар бирергә тәкъдим иткән иде.
АКШ бюджеты өлгесе Конгресс тарафыннан хупланды, 28 декабрьдә аны президент Дональд Трамп имзалады. Акчаларны "Русия йогынтысына һәм аның бөтен дөньяда демократик институтларга шик тудыруга омтылышларына" каршы тору өчен бирергә тәкъдим ителә.
Моннан тыш, бюджетта "Русия стратегик максатлары"на ярдәм итүе ихтимал булган һәм АКШ илкүләм иминлегенә янаучы эшчәнлекне тыю да каралган. Вашингтон шулай ук Русиядә, Европа илләрендә, Евразия һәм Үзәк Азиядә демократияләр үсешенә ярдәм програмнарына да акчалар бүлә. Кырымны Русиянеке буларак тану өлкәсендә нинди дә булса эшчәнлекне тыю да озайтыла.
Үзәк күзләү идарәсе (ЦРУ) мөдире 100 көн эчендә Конгресска "Русиядән, һәм Көнчыгыш Европа илләреннән олигархларның коррупциясе һәм коррупция эшчәнлеге" турында хисап әзерләргә тиеш була, бу олигархлар, аерым алганда, Русия хөкүмәтенә булышлык итә диелә.
2021 финанс елы бюджетында шулай ук коронавирус пандемиясе сәбәпле американнарга һәм ширкәтләргә 900 миллиард долларлык ярдәм дә күздә тотыла.