Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда халыкны коронавирустан вакцина ясарга өндәү башланды


Бу ялларда республикага өстәмә өч мең вакцина китерелгән.

Татарстанга бу ялларда тагын өч мең "Спутник V" вакцинасы килгән. Аны табибларга гына түгел, халыкның башка катламына да ясаячаклар. Хәзер хастаханәләрдә, социаль челтәрләрдә моңа өндәү кампаниясе алып барыла. Бу хакта бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков матбугат очрашуында белдерде.

"Бу ялларда без өстәмә өч мең доза вакцина алдык. Медицина оешмалары халыкны җәлеп итү эше алып бара. Кайбер оешмалар социаль челтәрләр аша чакыру тарата. Кемнәрдер сырхауханәдә кабул итү бүлегендә халык белән сөйләшүләр үткәрә. Без февральгә кадәр вакцинаның зур күләмдә килүен көтәбез. Халыкны җәлеп итүдә киң кампания алып барылачак. Хәзер кем тели, шуңа ясыйбыз дисәк, вакцина җитмәскә мөмкин. Без әкренләп эшлибез", диде ул.

Бүгенгә Татарстанда "Спутник V" вакцинасы 1100 кеше ясаткан. Шуларның 658ен медицина хезмәткәрләре тәшкил итә.

Моңа кадәр президент Рөстәм Миңнеханов Татарстанда халыкның 50 процентында коронавируска каршы иммунитет оешкан, аларга вакцина ясатырга ярамый, дип белдергән иде. Аңа кадәр Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев COVID-19дан авырган кешеләргә дә вакцина ясарга киңәш итте. Владимир Жаворонков кемнең хаклы булуын әйтергә теләмәде.

"Без вакцинаны эпидемиологик анамнез нәтиҗәсендә эшләнә дидек. Кешенең авыру белән элемтәдә булу-булмавын, 14 көн эчендә чит илгә чыгуын белешәчәкләр. Ә антитәнчек нигезендә вакцина ясала дигән катгый таләп юк", диде Жаворонков.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы "Спутник V" вакцинасын 60 яшьтән өлкәнрәкләр өчен ясарга мөмкин булуын белдерде. Вакцина ясатыр алдыннан кеше медицина хезмәткәре белән әңгәмә корачак.

Спутник V вакцинасы

Спутник V ("Гам-КОВИД-Вак") — COVID-19 вирусына каршы Русиядә теркәлгән беренче вакцина.

  • Русия сәламәтлек саклу министрлыгының Николай Гамалея исемендәге Микробиология һәм эпидемиология үзәге һәм Русия саклану министрлыгының Микробиология фәнни-тикшеренү иниституты тарафыннан эшләнгән.
  • Вакцина ике өлештән тора, башта берсен, өч атнадан соң икенче өлешен ясатырга кирәк.
  • Вакцинаның бәясе 1942 сум, ләкин ул кешеләргә түләүсез ясалачак диелә.
  • Вакцинаны Русиянең "Генериум" һәм "Биннофарм" ширкәтләре җитештерә. Тиздән аларга Biocad ширкәте кушылыр дип көтелә.
  • Вакцинаның беренче өлешен җитештерү җайга салынган булса, "Медуза" чыганакларына күрә, икенче өлешен ясауда әле технологик проблемнар бар.
  • Русия президенты Владимир Путин якын көннәрдә 2 миллионнан артык вакцина җитештереләчәк дип белдерде, әмма шул ук "Медуза" чыганакларына күрә, әлегә 500 мең вакцина гына җитештерелгән.

XS
SM
MD
LG